Рөстәм Миңнеханов: «Әйдәгез, аны югарырак дәрәҗәгә чыгарыйк»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко белән бергә Казанда «Цифрлы алгарыш» Бөтенроссия ИТ-конкурсының финалын ачты.

Кириенко Казанда «Цифрлы алгарыш» бәйгесен оештыру буенча матур традицияне дәвам итәргә һәм аны киләсе елда да үткәрергә тәкъдим итте.

«Киләсе елда чемпионатны ничек әзерләү турында уйларга кирәк. Әйдәгез, аны югарырак дәрәҗәгә чыгарыйк, ә аннары инде башка төбәкләргә дә таратабыз. Әлегә монда Татарстанның эшләве кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

  • Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендәдә «Цифрлы алгарыш» Бөтенроссия ИТ-конкурсының финалы башланды. Ул 27-29 сентябрьдә 48 сәгатьлек хакатон форматында узачак.

 

"Татар-Информ"

Фикер өстәү