«Казан» гаилә үзәге фасадында ТВ тарихы турында 3D-утлы шоу күрсәтәчәкләр

28 сентябрьдә Казанда цифрлы бәйрәм узачак, ул Россиянең цифрлы эфир телевидениесенә күчүенә багышланачак. Татарстанда һәм илнең тагын 20 төбәгендә федераль телеканалларның аналоглы телевидениесен 14 октябрьдә сүндерәчәкләр – әлеге вакыйга масштаблы проектның финал ноктасы булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

ТР башкаласы халкын һәм кунакларын бу көнне «Казан» гаилә үзәге фасадындагы шоу көтә.

Беренче тапкыр бу бинага видеомэппинг өчен экран урнаштырыла. «Казан»да Россиядә телевидение тарихына һәм тамашачылар өчен цифрлы эфир ТВның өстенлекләренә багышланган ун минутлык 3D-ролик күрсәтеләчәк.
Соңыннан күкне гаилә үзәге гөмбәзендәге күзәтү мәйданыннан җибәрелгән салют залплары яктыртачак.

Өч мең «цифрлы» волонтер катнашында утлы флешмоб та узачак. Алар цифрлы эфир телевидениесе символы булган күбәләк формасын хасил итәчәк – һәм яктылык беләзекләре ярдәмендә күңелле тамаша оештырачаклар.


Фикер өстәү