Иртәгә, 29 сентябрьдә, Татарстан территориясендә салкын һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Явым-төшемнең булу ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка талгын җил була.
Караңгы төшкәч, 3 градуска кадәр салкынаю ихтималы бар. Көндез республика буенча +5…+10 градуска кадәр җылы булачак. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньягында һәм көньяк-көнбатышында җылырак, төньяк – көнчыгышына салкынрак булачак.
- «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, октябрь башында Татарстан территориясендә +19 градуска кадәр җылы булачагы көтелә.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/28/194423/
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat