Хәләл сертификатын алыр өчен «KFC» нәрсә эшләргә тиеш?

«Хәләл» сертификатын алырга теләгән «KFC» тиз туклану рестораннары челтәрләре һәм башка биналарга менюны стандарт таләпләренә туры китереп кенә калмыйча, алкогольле эчемлекләр сатуны туктатырга да туры киләчәк. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарт комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин хәбәр итте.

«Әгәр меню хәләл таләпләргә туры килсә дә, бинада хәрам эчемлекләр, әйтик, сыра сатып алырга булса, мондый бина хәләл дип санала алмый һәм Комитет тарафыннан сертификацияләнмәячәк», — дип хәбәр итте ТР Диния нәзарәтенең стандарт комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин.

Эксперт мөселманнарга хәләл меню һәм алкогольсез биналарга өстенлек бирергә киңәш итте. Кеше спиртлы эчемлекләр эчүчеләр компаниясендә була икән, алкоголь кулланмаса да, эчүчеләр янында булу гаепләнә.

«Гомумән алганда, җәмәгать туклануы — хәләл өлкәсендә сертификацияләү процедурасында вакыт буенча иң чыгымлы тармак», — дип нәтиҗә ясадылар ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә.

«Татар-Информ»

 


Фикер өстәү