Рөстәм Миңнеханов Армавир халкын нәрсә белән котлаган?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Армавир хакимиятен һәм биредә яшәүчеләрне шәһәрнең 180 еллыгы белән котлады. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Котлау телеграммасы шәһәр башлыгы Андрей Харченко һәм Армавир Шәһәр думасы рәисе Александр Поляковка юлланган.

“Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән сезне һәм Армавир халкын шәһәрнең 180 еллыгы белән тәбриклим”, — диелгән котлау телеграммасында.

Рөстәм Миңнеханов Армавир шәһәренең Краснодар краеның һәм Россиянең бизәге дип атады. Шәһәр халкы үзенең туган төбәгенә бирелгән, “тормыш өчен, социаль-икътисади, сәнәгать потенциалын үстерү өчен уңайлы шартлар булдыра”, дигән ул.

Татарстан Президенты Армавир халкына матур бәйрәм, ә шәһәргә уңышлар һәм ныклы үсеш теләде.

 


Фикер өстәү