Спас районының яңа башлыгы билгеләнде

Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтовны Татарстан Спас муниципаль районы башлыгы итеп сайладылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Спас муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Евгений Демьянов сөйләде.

«Спас муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында район башлыгы Камил Нугаев үз теләге белән вакытыннан алда вәкаләтләрен тапшырды һәм район Советы депутатлары арасыннан Фәргать Мөхәммәтов кандидатурасы тәкъдим ителде. Утырышта Татарстан вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты», — диде Евгений Демьянов.

Районның яңа башлыгы Фәргать Мөхәммәтов бертавыштан сайлануы турында сөйләде: «Сессия булды, депутатлар бертавыштан минем өчен тавыш бирде».

«Татар-Информ»


Фикер өстәү