Алты ел эчендә 5,1 миллиард сум

Республикада 37 ресурс үзәге эшли, аларның саны киләсе елда тагын дүрткә артачак. Техникум, көллият нәрсә дә, ресурс үзәге нәрсә? Алар һөнәри белем бирү юнәлешен ни дәрәҗәдә үзгәртте? “ВТ” хәбәрчесе шуларны белеште.

Республикада беренче үзәкләр 2014 елда төзелгән иде. Алты ел эчендә аларны булдыруга 5,1 миллиард сум акча тотылган. Моның 4,3 миллиарды –капиталь төзекләндерү, 810,1 миллионы җиһазлар сатып алуга сарыф ителгән. Әлеге үзәкләр һөнәри белем бирү системасын һәм “Ворлдскиллс” хәрәкәтен үстерү урыннары булып тора. Квалификацияле белгечләр әзерләү, мөгаллимнәрнең белемен күтәрү, укучыларны һөнәргә тарту, “Ворлдскиллс” буенча ярышлар уздыру, җыелма командага әгъзалар әзерләүне күздә тота.

Хәтта капиталь ремонттан соң да теләсә нинди мәгариф оешмасы ресурс үзәгенә әйләнә алмый. Моның өчен оешма, предприятиеләрнең белем йорты белән элемтәдә торуы мөһим. Бүген заказ бирүчеләрнең барысы да белгечләрне 3-4 ел буе әзерләгәнне көтәргә риза түгел. Шуңа күрә ресурс үзәкләр кыска вакыт эчендә кадрларны укыту, кабаттан әзерләү эше белән дә шөгыльләнә. Узган ел 20 мең кеше өчен 800дән артык программа тәкъдим ителде, – ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының уку үзәге җитәкчесе Дамира Рамазанова белдергәнчә, лабораторияләрне җиһазлау студентларны заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп әзерләргә ярдәм итә.

Ресурс үзәк буларак, без үзебезнең генә түгел, илнең башка төбәкләрендәге мөгаллимнәрнең дә белемнәрен күтәрәчәкбез. Илдәге 130 мәгариф оешмасы белән хезмәттәшлек итәбез. Белем күтәрү курслары да оештырабыз, – ди ул.

Казан технология һәм дизайн көллияте дә быелгы җәйдән ресурс үзәге булып санала. “Безнең төп максат – яхшы белгечләр әзерләү. Студентлар предприятиеләргә бара, андагы белгечләр безгә килеп укыта”, – ди директор Илдар Яруллин.

Уку йортында җиңел сәнәгать өчен мехчылар, күнчеләр, тегүчеләр һәм башка белгечләр әзерлиләр. Монда егет-кызларны мода күрсәтергә дә өйрәтәләр. Быел “Ворлдскиллс” буенча Россия җыелма командасы әгъзалары техникум базасында күнегүләр узган. Биредә 800дән артык студент белем ала. Быел бюджет бүлегенә 225 кешене кабул иткәннәр. Күптән түгел Россия грантын откан техникум чит төбәкләрдәге белгечләрне укыта башлаган.

“Уку да кызыграк хәзер”

Буа ветеринария техникумында мал табибы гына түгел, газ белгече, икътисадчылар, хокук белгечләре, пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, электромонтерлар әзерлиләр. Быел яңа юнәлеш – коммуналь хуҗалык белгечләрен әзерли башлаганнар. Бигрәк тә мал табиблары, газ өлкәсе белгечләрен укытуга өстенлек бирелә.

– Ни өчен бер генә профиль белгечләре әзерләмисез? – дип сорыйм техникумның укыту эшләре буенча урынбасары Айрат Әюповтан.

– Замана таләбе бу. Ветеринария өлкәсе буенча гына эшләү кыен. Район өчен кадрларны үзебездә әзерләүне, балаларны читкә җибәрмәүне дә күздә тотып эш итәбез. Район өчен ветеринары да, газ белгече дә, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре дә, башкалары да бик кирәк, – ди ул.

Техникумны тәмамлаучыларның күбесе эшкә агрофирмаларга, авыл хуҗалыгы, газ оешмаларына һәм башка тармакларга урнаша. Калганнар белемнәрен югары уку йортларында дәвам итә, шулай ук армия сафларына китә.

2017 елда техникумга ресурс үзәге статусы бирелгән һәм ул зур үзгәрешләр кичерә. Студентлар күп булу сәбәпле, бина җитмәгәч, райондагы училищеның остаханәсен төзекләндереп, техникумга биргәннәр. Хәзер анда 650ләп студент белем ала. Тарихи мирас булып торган иң иске бинага быел ремонт ясалган. Ресурс үзәк булгач, уку-методик әсбаплар, компьютерлар, парталар сатып алынган. Студентларга уку да кызыграк була башлаган. Укырга теләүчеләр саны да арткан, бер урынга 2-3 кеше дәгъва кыла икән.

Атлар яратучы кызлар

“Ворлдскиллс” илкүләм бәйгесендә җиңүчеләр дә бар техникумда. Буа техникумын тәмамлаган Анжелада да, Надежда да атларны ярату хисе көчле. Менә шуның өчен дә алар язмышларын мал табибы белгечлеге белән бәйләргә җыена.

Анжела Таҗетдинова – Әлмәт кызы. Ул 2018 елда Сахалинда узган “Ворлдскиллс” бәйгесендә беренче урын алган. Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә укый.

–       “Ворлдскиллс” бәйгесенә әзерләнү һөнәри яктан үстерә. Анда һәр студентка бер тапкыр гына булса да катнашырга киңәш итәм. Сахалинда узган бәйгедә психологик яктан авыррак булды, чөнки иң яхшы катнашучылар җыелган иде. Җиңү әти-әниләр өчен горурлык булды, минем өчен бернәрсә дә үзгәрмәде, – ди ул. – Биремнәр буенча кыенлык булмады, чөнки көн саен әзерләндем. Укып бетергәч, шәхси эшемне ачасы, атлар үрчетәсе килә.

Яшел Үзән кызы Надежда Мюллер быел республикада узган һөнәри осталык бәйгесендә – җиңүче, илкүләм ярышта призер булган. Ул бүген Ульяндагы аграр университетта белем ала.

Мин дә атларны бик яратам, бабам – ТАССРның атказанган мал табибы. Кызларның мондый белгечлек сайлавына гаҗәпләнәсе юк. Ветеринария өлкәсе киңкырлы, монда һәр кешегә эш табылачак, – ди Надежда.

БДИдан куркучылар килми…

Актаныш технологик техникумы директоры Илшат Габделхәев шулай ди.

– Элек училищеларга начар укучылар бара дигән фикер яши иде. Монда килгәч, фикерем үзгәрде. Безгә бүген вазгыятьне аңлаучылар, берничә һөнәр үзләштерергә теләүчеләр килә. Алар – яхшы укучылар. Яшьләр “Ворлдскиллс” бәйгеләре белән дә кызыксына башлады. Катнашырга теләкләре уянып килә, – ди директор.

Уку йорты ике ел элек яңача яши башлаган. Ресурс үзәк итеп үзгәртелгәч, матди як та, укыту, технологияләр, имтиханнар бирү тәртибе дә үзгәргән. Демо-экзаменнар кертелгән. Башта матди ягы начар хәлдә булган. Мәгариф һәм фән министрлыгының ярдәмен тоеп, башка уку йортлары белән элемтәдә торалар. Чаллыдагы менеджмент академиясе белән хезмәттәшлек итә башлаганнар.

Актанышта барлыгы 369 студент белем ала. Уку йортында хисапчылар, электрик, механиклар әзерлиләр. Арада Башкортстан, хәтта Казахстаннан килгән студентлар да бар. Күбесе – үзләренеке. Мәктәп укучылары өчен махсус һөнәри бәйге оештыруның да файдасы бар. Кече яшьтән үк барысын да күреп һәм белеп торалар. Техникум төрле оешма, хуҗалыклар белән хезмәттәшлек итә. КамАЗ заводы практика өчен йөк машинасы, запчастьлар биргән. Сүз уңаеннан, Актанышта “КамАЗ” машиналарына  исәпләү программалары ярдәмендә агрегатлар җитештерү заводы бар. Студентлар анда да тәҗрибә туплый.

Киләсе елда ветеринария юнәлешен ачмакчылар. Былтыр сәламәтлеге ягыннан проблемалары булган кешеләрне тегүче һөнәренә укытсалар, быел булачак пешекчеләрне туплаганнар. Төзүчеләрне дә кыска вакыт эчендә әзерлиләр икән. Узган ел мал табибы, агроном, механизатор, комбайнчыларның белемен күтәргәннәр. Чиратта – IT-белгечләр, юристлар.

Педагогларны ничек әзерлилиләр?

Республикада ачылган ресурс үзәкләренең өчеесе педагогик юнәлештә эшли. Милли юнәлештәгеләренең беренчесе – Арча педагогия көллиятендә ачылды.

2013 нче елгы капиталь төзекләндерүдән соң, Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге оештырылды.

Көллиятнең директоры Лилия Мусина әйтүенчә, үзәкнең төп максаты – милли үзаңны һәм татар теленең дәрәҗәсен күтәрү. Көллияттә белем һәм тәрбия бирү ике телдә алып барыла. Барлык төркемнәрдә дә татар теле дәресләре кертелгән. Хәтта рус телле студентлар да татар телен бик теләп өйрәнә. Хәзерге вакытта 900гә якын студент “Башлангыч мәктәпләрдә белем бирү”, “Мәктәпкәчә белем”, “Музыкаль белем”, “Физик тәрбия”, “Компьютер системаларында программалау” белгечлекләре буенча укый. Соңгы елларда мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен өч телне (татар, рус, инглиз) дә яхшы белгән тәрбиячеләр әзерләү эше башланган.

Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге 23 район белән хезмәттәшлек итә. Шуларда урнашкан уку йортларын татар телендәге методик кулланмалар белән тәэмин итү, мәгълүмати ярдәм күрсәтү, укытучыларның белемен күтәрү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларны үстерү, сәләтле балалар белән эшләүне оештыру эшендә ярдәм итә. Соңгы алты елда көллият укытучыларының татар теле, музыка, инглиз теле буенча дәреслекләре, методик ярдәмлекләре басылып чыккан. Рус телле тәрбиячеләр белән эшләү юнәлешендә тәҗрибә мәйданчыгы булып торалар.

Көллияткә укырга керергә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Монда хәтта Пермь, Киров өлкәләреннән килеп белем алучы студентлар да бар. Быелгы кабул ителгән студентларның уртача аттестат баллы – 4,6-4,7.

Яшь белгечләргә субсидияләр бирелә

Ресурс үзәк буларак, биналар, лаборатория корпусы, тулай торакка капиталь ремонт ясалды, кабинетларга, лабораторияләргә заманча техникалар кайтты. Бүген җитештерү сәнәгатендә кулланыла торган техника, агрегатлар, җиһазлар белән безнең укучылар парта артында ук таныша, – ди Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Резида Гарипова.

Уку йортын тәмамлаган белгечләргә ихтыяҗ зур икән. Алар – Әтнә, якындагы Арча, Балтач, Кукмара, Саба районнары гына түгел, күрше өлкәләрдә дә кирәкле белгечләр. Соңгы вакытта Оренбург, Киров өлкәләреннән, Чуашстаннан, Мари Иленнән килеп укучылар да бар.

2018-2019 уку елыннан техникумда электр челтәрләрен һәм җиһазларын эксплуатацияләү буенча яңа белгечлек ачылган. Бу – авыл җирендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә кирәкле хезмәт һәм ул яшьләрдә зур кызыксыну уяткан. Яңа уку елында җәмгыять туклану продукциясе технологиясе белгечлеге булдырылган. Анда укырга керергә теләк белдерүчеләр аеруча  күп булган.

– Яшьләрне авыл җирлегенә тарту бик җиңелләрдән булмаса да, хөкүмәт тарафыннан чыгарылган программалар үзен аклый. Яшь белгечләр өчен  субсидияләр, йорт-җир төзергә бирелгән ярдәм  зур әһәмияткә ия, – ди Резида Гарипова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү