Ютазы районына яңа җитәкче билгеләнде

Татарстанның Ютазы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Аяз Шафигуллин әлеге район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта бүген район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.

«Озак уйлаганнан соң Татарстан Президенты Шәфигуллин Аяз Әдип улы кандидатурасын тәкъдим итте», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Аяз Шәфигуллин 1972 елның 18 гыйнварында ТАССРның Баулы районы Яссы-Тугай авылында туган. 1994 елда Мәскәү дәүләт аграр-инженер университетын тәмамлаган.

Төрле елларда Ютазы районында «Уңыш» җаваплыгы чикләнгән ширкәтлекнең баш инженеры, «Уңыш» хуҗалыгы рәисе, Ютазы УЭООСЫ начальнигы, «Ютазы авыл хуҗалыгы техникасы» оешмасы директоры, «Уңыш» ҖЧҖ директоры булып эшләгән. 2017 елның декабрендә Татарстан Республикасы Ютазы районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы итеп билгеләнгән.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү