Татарстанның бер авылы территориясендә карантин кертелгән

Татарстанның Тукай районы Октябрь Бүләге авылы территориясендә карантин кертелде. Шул хактагы указны кичә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Татарстан Республикасының Тукай районы Октябрь Бүләге авылы территориясендә хайваннар арасында котыру авыруына бәйле вазгыятьнең имин булмавына бәйле рәвештә карантин кертергә», — диелә ТР Президенты порталында дөнья күргән документта.

Указ нигезендә, әлеге авыл территориясендә карантин гамәлдә булган чорда йорт кошлары белән сату итү, аларны тиешле территориядән читкә алып чыгу һәм кыргый хайваннарны аулау, котыру чире белән авыручы яки әлеге чирне йоктыруда шикләнелгән хайваннарны иткә чалу, котыру чире белән авыручы хайваннарның сөтен сату, азык рәвешендә куллану һәм терлекләргә эчертү тыела.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә күрсәтелгән территориядә хайваннар арасында котыру чирен юк итү буенча чаралар планын эшләргә һәм расларга, шулай ук аны гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә йөкләмә бирелгән.

Документ нигезендә, тиешле чаралар үтәлгән очракта, карантин хайваннар арасында котыру чире белән авыруның соңгы очрагы теркәлгән көннән соң ике ай үтү белән гамәлдән чыгарылачак.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү