Россия спорт министры: Казанда УЕФА-2023 Суперкубогын үткәрү өчен гариза әзер

Россия спорт министры Павел Колобков Казанның 2023 елда УЕФА Суперкубогын кабул итү теләген шәрехләде.

«Без Татарстан гаризасын хуплыйбыз һәм хәзер хөкүмәт гарантияләрен әзерлибез. Чөнки ярышлар, бер генә матч булса да, махсус әзерлек таләп итә. Без, әлбәттә, гариза бирәчәкбез, чөнки Татарстанда Суперкубок үткәрергә телибез», – дип хәбәр итте Павел Колобков журналистларга.

Моннан тыш, министр гариза әзер инде, дип аңлатты: «Хәзер иң мөһиме – дәүләт гарантияләре формалаштыру, ике атна дәвамында без гарантияләрне имзалыйбыз һәм УЕФАга тапшыру өчен гариза комитетына тапшырырбыз дип уйлыйм».

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/12/195203/


Фикер өстәү