Камал театры тамашачысына якыная — хәзер алар метрода

Казан метрополитенында Камал театрына һәм Театр елына багышланган поезд йөри башлады. Вагонны спектакльләрдән 52 цитата бизи. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Поездны бизәгәндә театр репертуарыннан иске һәм яңа спектакльләр файдаланылган. Мисал өчен, «Беренче театр», «Диләфрүзгә дүрт кияү» ,«Җанкисәккәем»,  «Мәхәббәт FM», «Томан», «Парковка» һ.б..

«Беренче театр» спектакленнән түбәндәге гыйбарәләр файдаланылды: «Театрга, ул нинди җир соң? һәм «Вәли җизниләр театрга китмәделәр, кодаларга киттеләр». Ә «Мәхәббәт FM» спектакленнән — «Мин яратам сине… Шул гына…».

Вагоннарның берсен режиссер Илгиз Зәйниевның «Көтәм сине» спектакленең фоторәсемнәре бизи.

Составны тышкы ягын бизәгәндә Камал театрының афишалары стилистикасы һәм шрифты кулланылган. Вагоннарның эче үзгәрмәгән. Брендлы поезд линиядә өч ай дәвамында йөриячәк.

 

 


Фикер өстәү