Илгиз Зәйни: «Мине белмәгән кешеләр усал дип уйлыйлар»

Иң күп куелган драматург һәм иң күп эшләүче ре­жис­сер Илгиз Зәйни «Әкият» курчак театры кон­цеп­циясен үзгәртә дисәк, ялгыш булмас. Хәзер репертуар биләүсәдәге баладан алып, иң өлкән тамашачыны кызыксындырырлык итеп әзерлән­гән. Бу көннәрдә Туфан Миңнуллинның «Әлмән­дәр»ен курчаклар куелышында караячакбыз. Пандемия үзизоляциясеннән соң беренче әңгә­мәбез Әҗәл һәм Әлмәндәрдән башланды да инде.

:: Илгиз, «Әкият» курчак театрында зурлар өчен синең куелышыңда икенче спектакль чыга. Өлкәннәргә әкият ни өчен кирәк?

– Миңа калса, кешенең һәрвакыт сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Кемдер драма спектакльләрен, кайсыберсе кино яки концертны яратмаска мөмкин. Драмадан күңеле кайткан, гомумән, драма сәнгатен үз итә алмаган кешеләргә, бәлки, нәкъ менә курчак театры сәнгате якындыр. Һәрбер кеше рухи азыкка мохтаҗ. Шуңа күрә без дә зурлар өчен тагын бер мөмкинлек булдырдык. Бәлкем алар үзләренә кирәкле рухи азыкны нәкъ менә бездә табар. Икенче яктан, без татар әдәбиятының иң күркәм үрнәкләрен, драма сәнгатендә эшләп булмаган әсәрләрне курчаклар ярдәмендә сәхнәләштерә алабыз. Тамашачы хупласа, без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Чыннан да бит техник сәбәпләр аркасында кайбер әсәрләрне драма театрында куеп булмый. Бездә исә физика һәм башка законнар бүтәнчәрәк эшли.

:: Әйтик, «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәреме? Шәүкәт Биктимеровтан соң аңа драма театрлары алынырга кыймый. Сезнең Әлмәндәрдә дә Шәүкәт абый чалымнары булачакмы?

– Башта, чыннан да, Шәүкәт абыйны чагылдырырга уйлаган идек. Аннары Камал театрын кабатлау булыр кебек тоелды да, «Бибинур» фильмындагы мулла образын файдаланырга булдык. Ул бик сөйкемле бабай иде. Ахыр чиктә, безнең рәссам Шәүкәт абый белән шул бабайның уртак­лыгын тудырды. Миңа калса, чын нурлы татар бабае килеп чыкты.

:: «Әлмәндәр» дигәч, шул ук Шәүкәт абый, Ирек Баһман, башка актерларны сагыну, сагыш барлыкка килә. Димәк, курчакларда танылган актерларның йөзләре кабатланмый?

– Юк, без актерларның йөзләрен кабатламадык. Камал театры куелышын искә төшерсәк, Марсель абый Сәлимҗанов бу спектакльдә актерлар белән эшләүгә басым ясаган. Без дә шул юлдан киттек һәм велосипед уйлап чыгару, пьесаны җимереп, киредән кору белән шөгыльләнмәдек, күбрәк персонажларга игътибар иттек. Шуңа күрә бу спектакльләр күпмедер дәрәҗәдә охшаш булачак.

:: «Әлмәндәр» бик катлаулы вакытта чыга. Ил-көндәге вазгыятькә карасак, бик актуаль әсәр. Шуңа күрә махсус сайландымы?

– Бу махсус уйланып эшләнмәде, табигать үзе шулай китереп чыгарды. Пандемия һәм куркыныч вирус аркасында, чыннан да, арабызда Әҗәл йөргән кебек. Әлмәндәрнең шул вакытта сәхнәгә күтәрелүе кешеләрне яшәргә өндәсен иде. Яшәү үрнәгең белән башкаларны рухландырырга, Әҗәлне дә елатырлык итеп яшәргә кирәк.

Татар теле мәсьәләсенә килгәндә, ана телен саклау өчен шул телдә аралашу гына җитми. Татар телендәге иң матур әдәби үрнәкләрне күрсәтү, «Әлфия», «Әлмәндәр» спектакльләре – киләчәктә милләтне саклау эшендә безнең хәлебездән килгәнчә керткән өлешебез дип саныйбыз.

:: «Әкият» курчак театрында татар труппасы беренче планга чыкты кебек. Элек алар азрак эшли, азрак күренә, күләгәдәрәк калган сыман иде.

– Алай дип әйтмәс идем. Билгеле, татар труппасы белән икенче спектакль чыгарам. Рус труппасы белән берне генә әзерләдек әлегә. Чөнки руслар белән башка кешеләр дә эшли ала һәм эшли, ә менә татарча эшләргә бүтән кеше юк. Шуңа игътибар күбрәк татар төркеменә китәдер. Аннан соң, яңа кеше булгач, бөтен кешенең күзе миндә. Анысы да бар. Башка спектакльләрне бик күрүче юк, боларны күрергә тырышалардыр. Чынлыкта тигез эшлибез. Артистлар элек ике төркемгә бүленгән булсалар да, хәзер бергәләп тә спектакльләр чыгарабыз. Әйтик, рус төркеменнән Дилүс Хуҗиәхмәтов белән Эдгар Гайнуллин «Әлмәндәр»дә уйныйлар. Аңа чаклы «Маугли»да татар төркеме уйнады.

:: Президент каршындагы мәдәният комиссиясенең беренче утырышында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев актерлар әзерләү мәсьәләсен күтәрде. Курчак театрының актерлар белән тәэмин ителеше ни хәлдә?

– Бирегә эшкә килгәч тә, Казан театр училищесында курс җыйдым. Билгеле, курчак театры актеры булырга телүчеләр азрак, ләкин эшләргә килергә теләүчеләр җитәрлек. Башта драма театры актеры курсында укысалар да, эш эзләп, безгә дә киләләр. Ләкин безнең бүгенге көндә труппада урын юк. Әмма теләк белдерүчеләр булуы сөендерә, чөнки кирәк булганда килүчеләр булачак. Фәрит абый мәсьәләне алдан күреп чаң суга. Театр институты оешса, бу бик зур эш булыр иде, әлбәттә. Чөнки бүген үк режиссерлар кытлыгы сизелә. Ә биш елдан безне ни көтә? Чөнки кешегә режиссер булып җитлеккәнче, 8 – 10 ел кирәк булуы мөмкин.

:: Камал театрында журналистлар турында «Өйләнәм.tat» дигән спектакль чыгардың. Хәер, журналистлар аркылы татар җәмгыятендәге проблемаларны күрсәтү дисәк, дөресрәк булыр. Үзең әлеге эштән канәгатьме?

– Мин үз эшемнән беркайчан да тулысынча канәгать була алмыйм. Нәрсәдер мин көткәннән әйбәтрәк килеп чыкты, нәрсәдер бик үк килеп тә чыкмагандыр. Ләкин монда безнең үз-үзебезгә куйган максатлар бар иде. Монда мин үземне драматург буларак та, режиссер буларак та сыныйм. Әйтик, спектакльнең 50 минуты бер урында утырып үтә, актерлар хәрәкәттән мәхрүм. Монда текст кору осталыгы да, актерлык осталыгының да зур булуы кирәк. Актерның бердәнбер коралы – текст белән эшләү һәм сөйкемле сөяге булу. Бу безнең өчен бик зур сынау иде. Тамашачы аны, мөгаен, аңлап та, күреп тә бетермидер. Хәер, ул аңа кирәкми дә. Бу – безнең эчке кухнябыз, сәхнә арты серләре. Тамашачыга актерның үсүе дә күренмәскә мөмкин, режиссер өчен исә бу – бик зур нәрсә. Спектакль көлке-юморга төрелгән, кешенең игътибарын тотар өчен эшләнгән урыннар да бар, әйтәсе килгән фикерне җиткерү дә бар. Мин әйтәсе килгәнне аңлаган кешегә аңларлык итеп әйттем дип саныйм.

:: Бу спектакльдән без барыбыз да мес­кеннәр дигән фикер кала. Алай булса, мескенлектән ничек арынырга?

– Журналистлар мескен дисеңме?

:: Авыл халкы да, шәһәр кешесе дә – барысы да.

– Мескен булмаска кирәк.

:: Ничек мескен булмаска?

– Спектакльне карыйсың да киресен эшлисең (елмая).

:: Журналист үз сүзен әйтә аламы?

– Аны сездән сорарга кирәк.

:: Спектакльдән үз сүзен әйтә алмый дигән хис кала.

– Үз сүзен чынлап та әйтәсе килгән кеше өчен ютуб каналы бар. Безнең профессиянең үз кыенлыклары булган кебек, сезнең дә үз кыенлыкларыгыз бар. Бу очракта сәх­нәдә журналист һөнәре авырлыклары түгел, җәмгыятебез авырлыклары чагыла. Үзеңә кагылганчы гына җиңел ул. Мәсә­лән, барыбыз да «гаишник»ларны сүккәнне яратабыз. Алар турында бер мәзәк чыкса, бөтен кеше тәгәрәп көлә инде, рәхәтләнә. Табибны фаш итсәң, укыта алмаган укытучыны күрсәтсәң дә шул ук хәл. Ә инде бу әйбер үзеңә килеп кагылса, көләсе килми, әлбәттә.

:: Журналист турындагы спектакльгә журналистларның рецензияләре ничегрәк?

– Укымадым дисәң дә була. Берничәсен күз йөртеп чыктым. Нишләптер прото­тип­лар эзләргә тырышучылар бар. Мин беркемне дә күз алдында тотып язмадым. Бәлкем, кәкре атып туры тидерү булгандыр, әмма аның кадәр журналистны мин, гомумән, белмим. Чөнки мин – театр эчендә бикләнгән кеше, соңгы 16 елда бары тик театр белән генә шөгыльләнәм.

Карап чыгасың инде ул… Соңгы елларда күп спектакльләр чыгарам. Еш кына төрле сүзләр ишетергә туры килә. Ә нәрсәгә аны укып борчылып йөрергә соң әле? Болай да спектакльнең әйбәт якларын да, начар якларын да күрәм. Спектакльгә акча түләп килгән кешенең мөнәсәбәтен дә күрәм. Театр тирәсендәге кешеләрнең, беренчедән, шәхси мөгамәләсе бар. Аңа минем күп куелуым да, тышкы кыяфәтем, мәсәлән, борыным ошамаска мөмкин. Аннан соң, мине белмәгән кешеләр нишләптер мине усал кеше дип уйлыйлар. Бәлки шуңа да объективлыктан тайпылырга мөмкин ул. Тамашачыга исә Илгиз куйганмы бу спектакльне, бүтән куйганмы – барыбер. Аңа хәтта кем язуы да мөһим түгел. Аның бөтен таләбе – сарыф иткән акчасының заяга сарыф ителмәве. Бу хакта һәрвакыт уйлыйм. Ялкауланасым килсә, үз-үземә, Илгиз, бу спектакльгә көне буе эшләгән кеше хәләл акчасын түләп килә, син дә үз акчаңны хәләл ашарга тиеш, дим. Шуңа күрә мин хәлемнән килгәнне эшләргә тиеш. Хәлемнән килгәнне эшлим ­дә. Нәрсәдер килеп чыкмый икән, димәк, мин әле ул әйберне эшли белмим.

:: Татар театры сәяси спектакль куя алыр идеме?

– Бөтен дөньяда сәяси сәнгать билгеле бер чикләргә кадәр генә мөмкин. Тулы ирек беркайда да юк.

:: Протест спектакль була аламы бездә?

– Белмим. Әйтә алмыйм.

:: Бу театр гына сиңа тар түгелме?

– Мин теләгәнемне эшлим, ике сәхнәм, утыз артистым бар. Мөмкинлекләр бар, драма кирәксә, Аллага шөкер, чакырып торалар.

:: Пандемия тамашачыны ни дәрәҗәдә үзгәртте?

– Безнең театрдан чыгып кына бу сорауга җавап бирү читенрәк. Безгә балалар килә. Алар яңа кагыйдәләргә шулкадәр ияләшкән, театрга килеп керүгә берсүзсез маңгайларын градусникка терәп килеп басалар. Роботлаштырылган кебек… Мас­каларга ияләндек инде. Тамашачы сан ягыннан кимеде. Кемдер курка, кемдер театрсыз яшәргә ияләнгән, кайсының матди мөмкинлекләре чикләнгәндер.

:: Курчаклар белән онлайн форматка күчү мөмкинме ул?

– Ә кайсы театрның матурлыгын онлайн карап күреп була? Чит ил спектакльләрен була, безнекен карап булмый. Бездә уйнау манеры бүтәнчә. Без бүтәнрәк. Онлайнга калсак, ул театр түгел инде.

:: Бу сезонда «Әкият» курчак театрыннан нинди яңалыклар көтәргә?

– «Маугли» чыкты, тиздән «Әлмәндәр»… Репертуар кызыклы дип уйлыйм. Өч айлык балалар өчен бәби спектакле дә, «Тыпырдык» та бар. Соңгысы – татар балалары өчен музыкаль интерактив спектакль. Композитор Эльмир Низамов белән шагыйрә Резеда Гобәева аңа махсус 7-8 җыр язды. Рус телендә ике спектакль. Шуннан соң Рөстәм Абязов оркестры белән «Шүрә­ле» балеты музыкасына спектакль әзерлибез. Музыкасы шул ук булса да, либретто үзгәрә. Культурологик спектакль булачак. Яңа елга кадәрге планнар шундый. Алга таба да планнар зурдан. «Бердәм Россия» партиясенең «Кече ватан мәдәнияте» проекты кысасында финанслау булса, Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубатыр»ын, Хәбир Иб­раһим пьесасы нигезендә бер спектакль һәм 30 июньдә Г.Ибраһимов әсәре буенча «Адәмнәр» спектаклен чыгарырга тиешбез. Әйе, «Адәмнәр»не кую идеясеннән баш тартмадым. Гомумән, идеяләр күп. «Әкият»кә бишектәге сабыйдан алып иң өлкән тамашачыга кадәр җәлеп итәсе килә.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

БЛИЦ-СОРАУЛАР

– Иң зур хыялың.

– Бу тормышта файдаланучы гына булып яшәмәү, бөтен дөньяны яхшы якка үзгәртерлек эш эшләү.

– Иң зур борчылу.

– Шуны башкарып чыга алмамын дип курку.

– Иң соңгы укыган китабың.

– Орхан Памукның «Минем сәер уйларым» әсәре. Әле укып бетермәдем.

– Куярга теләгән әсәрең.

– Шекспирның, Н.Исәнбәтнең, Чеховның барлык пьесалары.

– Шушы мизгелдә туган уй.

– Ә нишләп әле, дөрестән дә, Шекс­пирны тулысынча куймаска?


Фикер өстәү