Камил хәзрәт Сәмигуллин өлкәннәр көне уңаеннан, Татарстан халкына мөрәҗәгать итте

1 октябрьдә Россиядә өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика халкына мөрәҗәгать итте. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Мөхтәрәм хезмәт һәм сугыш ветераннары, өлкәннәр, әбиләр һәм бабайлар, аксакаллар, хәзрәтләр һәм абыстайлар! Кадерле дин кардәшләрем!

Бүген илебездә өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкәннәрне хөрмәтләү – Исламда бик әһәмиятле төшенчә, бу гамәл иманның һәм Аллаһны олылауның бер күрсәткече булып тора.

Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ олы яшьтәгеләргә мәртәбәле мөнәсәбәт һәм рәхимлелек күрсәтү турында бихисап хәдисләр әйтеп калдырган: “Олыларга хөрмәт, кечеләргә игелек күрсәтмәгәннәр – бездән булмас” (Бохари), “Бәрәкәт өлкәннәрегез белән булыр” (Ибне Хиббан 559), “Аллаһны мактауларның берсе булып чәчләренә чал кергән мөселманга ихтирамлык тора” (Абу Дауд) һ.б. Ягъни динебез өлкәннәрне хөрмәтләүгә һәм кайгыртуга өнди. Имин тормышыбыз һәм аяз күгебез өчен рәхмәт йөзеннән без аларны кадерләргә тиешле. Аеруча ата-аналарны. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы һәм аларның догаларында яшибез.

Аллаһы Тәгалә безне әти-әниләребезнең итагатьле балалары булырга һәм аларның йөзләрендә шатлыклар гына күрергә насыйп әйләсә иде», диелгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.


Фикер өстәү