Татарстанда 3 көн эчендә 300гә якын өлкән кеше электрон сервислар кулланырга өйрәнгән

28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Татарстанның барлык МФЦ офисларында өлкән яшьтәге кешеләргә электрон сервисларны үзләштерергә ярдәм итәләр.

Акция Өлкәннәр көненә багышланган. Укуның беренче өч көнендә виртуаль хезмәтләрдән 300 өлкән яшьтәге татарстанлы файдаланырга өйрәнде инде. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Күп функцияле үзәкләр белгечләре пенсия фонды, Россия һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталларында шәхси кабинетны ничек булдырырга, онлайн-сервислардан ничек файдаланырга: мәсәлән, чит ил паспортын дистанцион рәвештә рәсмиләштерергә, хезмәт стажы һәм хезмәт хакы турында архив белешмәсенә заказ бирергә, ТКХ хезмәтләре өчен онлайн-түләүләрне башкарырга, табибка кабул итүгә язылырга һәм башкалар», − дип сөйләделәр республика МФЦда.


Фикер өстәү