Пенсия күләме турында белешмәләр интернет аша бирелә башлаячак

Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталына теркәлергә кирәк.

Хәзер Татарстанда пенсия һәм социаль түләүләр күләме турында белешмәне алу өчен Россия Пенсия фондына барып йөрмәскә дә була. Моның өчен фәкать Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән булырга гына кирәк. Бу хакта Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый белешмәне интернет аша алу өчен Россия Пенсия фонды сайтында “Шәхси кабинет” ка яки Дәүләт хезмәтләре порталына керергә кирәк. Белешмәгә Россия Пенсия фондының Төбәкара мәгълүмат үзәге көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән виза салачак. Пенсионер Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән икән, бу мәсьәләдә ул күп функцияле үзәккә (МФЦ) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Моннан тыш, Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге башлыгы Эдуард Вафин әйтүенчә, Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган түләүләр турында мәгълүматлар таләп иткән оешмалар үзләре үк ведомствоара электрон хезмәттәшлек аша кирәкле мәгълүматларны соратып алырга мөмкин.


Фикер өстәү