Татарстан Президенты: “Бер киселгән агач безне халык фикерен ишетергә өйрәтте”

Бүген Kazan Expo халыкара күргәзмә үзәгендә World Urban Parks-2019 Бөтендөнья парк конгрессы башланып китте. Чарада катнашу өчен, Казанга илнең төрле төбәкләреннән 120 эксперт җыелды, Россия һәм чит илдән килгән кунаклар саны 1 меңнән артып киткән. Архитекторлар, урбанистлар, ландшафт дизайнерлары, хакимият вәкилләре һәр илдәге парклар төзү тәҗрибәсе, бу өлкәдәге проблемалар турында сөйләште. Биредә Татарстан һәм Казахстан арасында хезмәттәшлек итү буенча килешү төзелде. Шулай ук Казанда “World Urban Parks”ның Евразия бүлекчәсен төзү турында килештеләр. Бу эшне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмамбетовага тапшырды.

Конгрессны ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов халыкны җәмәгать урыннарын төзекләндерү проектларын төзүгә җәлеп итү кирәклеген тагын бер кат искәртте.
– Казанда Бөтендөнья парк конгрессын кабул итү – зур дәрәҗә. Бу – өйрәнүне дәвам итү, чит ил профессионалларының тәҗрибәсен үзләштерү һәм үзеңнеке белән уртаклашу мөмкинлеге, – диде ул. Ә аннары 2015 елда паркларны төзекләндерергә тотынган вакытны искә төшерде. – Бу эшне башлаганда бер киселгән агач безне халык фикерен ишетергә өйрәтте. Парклар һәм скверларны яңартканда, халык фикерен белү бик мөһим. Башкача мөмкин дә түгел. Халык өчен шәһәр мохитендә дә уңайлы шартлар тудырылырга тиеш. Без бу чарадан үзебезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табачакбыз. Безне Сингапур, Лондон парклары кызыксындыра. Без исә башкалар белән үз тәҗрибәбезне бүлешергә әзер, – диде Президент.

Татарстан белгечләре республиканы тагын ничек итеп матурларга дип баш ватканда, читтәгеләр бездән үрнәк ала икән. Бу хакта Россия архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт министры урынбасары Дмитрий Волков әйтте.
– Моннан 3 ел элек Татарстанга парклар һәм скверлар эшен өйрәнергә килдем. Аз гына вакыт эчендә күп эш башкарылган. Россиядә бүгенгә 7700 җәмәгать урыны төзекләндерелде. Озакламый бу сан 31 меңгә җитәр дип уйлыйбыз. Элек чит ил һәм Татарстаннан өйрәнсәк, хәзер үз тәҗрибәбез дә барлыкка килде, – ди ул.
Конгресста катнашучы чит ил белгечләре Татарстанны үрнәк итеп куя. Алар, безнең паркларда халыкка ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган, дигән фикердә. Лондоннан килгән Мэри Боуман да Казан хакында җылы сүзләр генә әйтә. Безнең белгечләр өчен аның тәҗрибәсе аеруча кызыклы. Ул Лондондагы принцесса Диана фонтанын төзекләндерү хокукын ала. Эйфель манарасы янәшәсендәге 54 гектарга сузылган мәйданны матурларга кирәк була.
– Моның өчен миңа бер ел вакыт бирделәр. Без тиз арада анда яшәүче халыкның фикерен белештек. Эйфель манарасын күрергә теләүчеләргә тагын ниләр кызык булуы хакында сораштык. Иң авыры тарихи урыннарын саклап калу иде. Бу урынны көнгә 10 мең кеше килеп карый, – ди ул.


Чарада Казахстанның Премьер-министр урынбасары Роман Скляр да бар иде. Ул үзләренең тәҗрибәсе хакында сөйләде.
– Кеше. фатирында гына түгел, урамга чыккач та, үзен рәхәт тоярга тиеш. Без Нурсолтан шәһәрендә 800 мең гектар җиргә 1 миллион 500 агач утырттык. Хәзер шунда парк оештырырга җыенабыз. Анда инде велосипедчылар өчен аерым юл, шашлык пешерү урыннары бар. Шулай ук атта йөрү мөмкинлеге дә булачак, – диде ул. – Соңгы елларда бездә халык саны 16 процентка артты. Сокланырлык җирләребез күп. Үзебездә шактый эшләр башкарылса да, безгә Казан тәҗрибәсе кызык.

Чит ил белгечләренең кайсы гына чыгыш ясаса да, Казанга югары бәя бирә.
– Мин 350 илдә булдым. Һәркайсында да паркларны өйрәндем. 2-3 ел элек Казанга да килгән идем. Сездәге эшләрне югары бәялим. Парклар кешеләр өчен дип төзекләндерелә бит. Президентыгыз белеп әйтә: анда һәркем үзенә шөгыль табарга тиеш. Без еш кына 8 яшьтән 80 яшькә кадәрле кешеләр өчен дип сөйлибез. Алай димик әле, 0дән 100гә кадәр дип уйлыйк. Балаларның безнең киләчәк икәнне онытмыйк. Хәзерге эшләр барысы да аларның тормышын күз алдына китереп башкарылырга тиеш, – ди WUP ның махсус вәкиле Гил Пеньялоса. – Россиядә моннан 150 ел элек гомер озынлыгы 32 яшь булган. Соңгы вакытта ике мәртәбә арткан. Парклар – ял итү урыны гына түгел, экологияне яхшырту чарасы да ул.
Конгресста Казансу елгасының үсеш стратегиясен эшләүгә старт бирелде. Анда 12 яңа парк, 54 чакрымга сузылган җәяүлеләр һәм велосипед юлы, 25 яр буе зонасы булдырылачак.
Фикер алышу ике көн дәвам итә. Кичә парклардагы шартлар, алар белән идарә итү турында сөйләшсәләр, бүген финанслау, халыкны ял итү урыннарына чакыруның ысуллары турында тәҗрибә уртаклашачаклар. Белгечләр паркларны ел әйләнәсендә эшләтмәкче. Әнә шул хакта сөйләшүләр була. Соңыннан кунаклар һәм конгресста катнашучылар Казан парклары буйлап сәяхәткә чыгачак.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 2015 елдан бирле 328 парк, яр буе, җәяүлеләр урамы, скверлар төзекләндерелде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

ФОТО: http://president.tatarstan.ru

Фикер өстәү