Берничә елдан соң актуаль булачак һөнәрләрне атадылар

Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты экспертлары киләчәктә ихтыяҗ аеруча зур булачак һөнәрләрне атады. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Хисапчы, табиб, укытучы, пешекче, бармен, кондитерлар, шулай ук тиешле квалификациясе булган хезмәткәрләр эшсез калмаячак. Ким дигәндә якындагы 5-10 елда аларга ихтыяҗ бетмәячәк.

Шулай ук дефицит профессияләр дә калачак. Аларга инженер-химик, биотехнологик җитештерүнең сыйфатын контрольдә тоту менеджеры, бүлү җайланмаларының җиһазларын ремонтлау буенча электрослесарь яки оператив-күчмә бригада электромонтеры кебек һөнәрләр керә.

Киләчәктә җитәкчеләр дә кирәк булачак. Әйтик, электр станциясендә смена башлыгы яки фармацевтика эшчәнлеге белән идарә итү өлкәсендәге белгечкә эшсез калам дип кайгырасы юк.

Технологик алгарыш вакытында барлыкка килгән яңа һөнәрләргә дә ихтыяҗ артканнан-арта бара.

 


Фикер өстәү