ЮХИДИ хезмәткәрләре кайчан кышкы резинага күчәргә кирәклеген әйтте

Татарстан ЮХИДИе машина йөртүчеләргә автомобильләренә кышкы резина куярга тәкъдим итә. Бу хакта республика автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Автоинспекция мәгълүматларына караганда, шиннарны алыштыру зарурлыгы республикада һава шартларының үзгәрүе – суыту һәм кар яву белән бәйле.

Дәүләт автоинспекциясе түбән температурада җәйге шиннарның үзлекләрен югалтуларын, катылануларын, ә бу исә тормоз юлын җитди арттыруга китерергә мөмкин булуын искәртә.

Машина йөртүчеләргә шулай ук тизлек режимын күзәтергә, куркынычсыз ян интерваллар һәм дистанция сайларга һәм трассадагы куркыныч хәлне вакытында булдырмый калырга әзер булырга киңәш итәләр.

 


Фикер өстәү