ЮХИДИ идарәсе, һава торышы бозылу сәбәпле, иминлек чаралары турында искәртә

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе, һава торышы бозылу сәбәпле, иминлек чаралары турында искәртә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстанда җепшек кар явуы, буран чыгуы, җилнең көчәюе көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.

ТР Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә кышын юлга җәйге тәгәрмәч белән чыгарга ярамавы хакында искәртә. Юлда имин тизлек сайларга кирәк. Куркыныч маневрлар ясарга, мисал өчен, каршы як полосага чыгарга киңәш ителми.

Салондагы барлык пассажирлар иминлек каешын эләктерергә, 12 яшькә кадәрге балалар исә арткы утыргычта махсус креслода барырга тиеш.

Җәяүлеләрнең дә бик сак булуы сорала. Юл аша бары тик зебрадан яки светофорның яшел уты янганда гына чыгарга кирәк. Барлык машиналарның да туктавына һәм сезне үткәрергә әзер икәнлегенә инаныгыз. Шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементлары булган кием кияргә киңәш ителә.

Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне артык ихтыяҗ булмаганда шәһәрдән чыкмаска чакыра. Юлда куркыныч хәл килеп туса, 8 (843) 5-333-888 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.


Фикер өстәү