Татарстанда 21 яшьлек егет Яңа ел төнендә өенә кайткан вакытта урамда өшеп үлгән

Чаллыда 21 яшьлек егет Яңа ел төнендә өенә кайткан вакытта урамда өшеп үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге вазгыять белән таныш үз чыганагы аша билгеле булды.

Кичә полициягә Яңа ел бәйрәменнән соң өенә кайтмаган егетнең әти-әнисе мөрәҗәгать иткән. Бәйрәм төнендә аларның 21 яшьлек улы дуслары белән күңел ачу клубына киткән. Шуннан соң аның бернинди хәбәре булмаган.

Күптән түгел егетнең мәетен 37нче комплекстагы предприятие янында табып алганнар. Экспертиза мәгълүматлары буенча, ул өшеп үлгән.

Соңрак ачыкланганча, егет ике дусты белән клубта кәеф-сафа корып утырган, шуннан соң ялгызы гына өенә кайтырга чыккан. Юлда ул карга егылган һәм бүтән аягына баса алмаган.


Фикер өстәү