Татарстанда бер ир-ат буа янында ял иткәндә суга батып үлгән

Татарстанда бер ир-ат дуслары белән буа ярында кәеф-сафа корып утырганнан соң суга батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 14.40 сәгатьтә 112 бердәм номерына Лениногорск районында бер ир-атның күлгә батуы хакында хәбәр килгән.

Урынга 7нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Урында алар өч ир-атның күл буенда кәеф-сафа корып утыруын ачыклаган. Дусларның берсе исерек хәлдә су кереп чыгарга уйлаган. Ир-атлар аның судан чыкканын көтеп тормаган, әйберләрен җыеп, китеп барган.

Коткаручылар сулыкны җентекләп тикшергәч, яр буеннан 15 метр ераклыкта ир-атның мәетен табып алган. Аны яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

 


Фикер өстәү