Казансуда 78 яшьлек ир-ат батып үлгән, аның мәетен Киров дамбасы янында тапканнар

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бу хакта 112 бердәм номерына көндезге унберенче яртыда хәбәр иткәннәр.

2нче зона янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре 78 яшьлек ир-атның мәетен Казансу елгасыннан, Киров дамбасы яныннан табып алган. Бу урын су керү өчен җиһазландырылмаган булган.

Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана. Фотодан күренгәнчә, ир-ат бу урынга балык тотарга килгән булгандыр, мөгаен.


Фикер өстәү