Без ни өчен туган нигездән баш тартабыз?

Шәһәрне яшәү урыны итеп сайлаган авыл баласының туган нигезе белән кайчан кендеге өзелә? Дөрес! Анда яшәр кеше калмагач. Әти-әни бакыйлыкка күчкән, туганнар таралышкан, ә төп өйдә яшәргә кеше юк.

Мин тын гына Түреш урамыннан барам. Монда кибет тә, мәчет тә, мәктәп-бакча да, гомумән, бер генә көнкүреш объекты да юк. Аның урынына бай нигъмәтле урман, балык тулы буа, җиләкле таулыклар бар. Илле тугыз өйнең төгәл утызы буш. Пропискада 25 кеше булган пенсионерлар авылы бу. Җәйгә әле егермедән артык «дачник» кайткач, 49-50 кеше саны чыга. Түрешкә Питердан күченеп кайткан гаилә дә бар. Урыны – җәннәт. Ә бит язучылар, ша­гыйрь­ләр, артистлар, юристлар, адвокатлар туган кулъяулык кадәр Түрешкә республикада көндәш юк дип беләм. Наил Әюпов, Харрас Әюп, Ләбиб Лерон, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, КФУның юридик факультетында белем алган биш бертуган Кәбировларның туган авылы турында бу язма.

Без ни өчен туган нигездән баш тартабыз? Минем өчен дә үзәк өзгеч, чишелмәс сорау бу. Әлегә әти бәйләп тора авылга. Йортны сатарга да, калдырып китәргә дә кызганыч. Түреш авылы халкы өчен төрле елларда шушы катлау­лы, четерекле мәсьәлә торган. Киләсе елга авылга 100 яшь тула. Тарихка ике Әюпов – Наил һәм Харрас мисалында күз салыйк. Юк, алар туганнар түгел. Фамилияләре адаш. Туулары да 10 ел аерма белән.

Мәхәббәт шагыйре Харрас Әюп әтисе Гыйльмегали агай сугыштан инвалид булып кайткач дөньяга килә. Төпчек кызлары Әлфия 5 айлык чагында сугыш яраларыннан вафат була әти кеше, 1950 елда. Ана биш бала белән тол кала. Балалар үсеп, һәркайсы үз юлын шәһәрдә таба. Харрас та Мөслим редакциясендә хезмәт юлын башлап, соңрак Казанга барып урнаша. Авылда ялгыз калган, болай да ятим әниләре башта кызларына Түбән Камага һәм Алабугага китә, бераз соңрак башкалада төпләнә. Шулай итеп 5 бала гөрләп үскән өй бушап кала. Еллар узгач кычыткан, чүп баскан тыкрыкка әйләнә нигез. Казаннан кунаклар килгәндә дә күрсәтергә оят, йөрәкне тырмап тора торган тык­рык иде ул. Ниһаять, берничә ел элек Харрас Әюпнең өч апасыннан кала бердәнбер төпчек сеңлесе – Әлфия апа җәмәгате Хәлил абый белән ике катлы өй җиткезделәр анда. Түбән Кама белән ике арада гөрләтеп яшәп яталар. Авылның «дачник»лар армиясе вәкилләре. Аларның верандасыннан урманга карый-карый самавырдан чәй эчү – үзе бер гомер. Шуңа күрә дә шагыйрь васыяте – туган авылга җирләү! Мәңгелек өен Түрешендә тапты да.

Харрас Әюп 1946 елгы булса, Камал театрында «Зәңгәр шәл»дә легендар Булат, «Сүнмәс йолдызлар»да Исмәгыйль образын тудыр­ган Наил Әюпов 1936 елда туа. Аларның туып үскән өйләре 1968 елда сатыла. Татарның бөек артисты инде күптән Казанда, ә аның бертуган абыйлары Исмәгыйль, Әмир төрле җитәкче постларда хезмәт куеп, Мөслимнең үзенә төпләнәләр. Кыз туганнары да шунда урнаша. Урман буендагы Түрешкә кереп-чыгып булмастай заманнар бу. Юлсызлык, бигрәк тә күрше авылга йөреп укыган балалар күз яше белән юылган чакрымнар. Авылыңда рәт булмагач, күченү, өйне сату гаеп эшме соң? Катлаулы сорау. Әти-әнисен Мөслимгә күчергән Әюповларны да аңлап була. Бик озак еллар, дистәләгән еллар узганнан соң депутат Роберт Миңнуллин ярдәме белән, Харрас Әюп, үзе йөреп, Түрешкә асфальт юл суздылар. Әмма вакыт узган, авылның гомер көзен такыр-шома юл гына коткара алмый шул.

Тып-тын урамнан кунакка барам. Наил Әюповның туган нигезенә. Аны 1968 елда Рәйсә һәм Рәшит Кәбировлар сатып ала. Өйләнешкәннәренә 10 ел (1959) була ул чакта.  Ә 2019 елның 6 ноябрендә бергә гомер итүләренә 60 ел тулды. Бүген дә ихата тутырып 15 сарык, 2 кәҗә, 35 тавык асрап яталар  82 яшьлек карт һәм карчык. Шәһәрдә яшәүче биш баласы көчкә атларын бетерткәннәр. Васил, Рәсимә, Зәмфирә, Гөлнира, Ләйсән – Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, адвокат, юрист, судья булып эшләүче балалар. Түрештә ат көтүе көтеп, гектар-гектар чөгендер эшкәртеп ирешелгән уңышлары, укуларының әҗере. Бүген инде оныклары да шул юлда. Альберт әнә – Чукоткада судья.

1944 елда Рәйсә апаның да, Рәшит абыйның да әтиләре сугышта үлә. Ятимлекнең ни икәнен беләләр. Рәшит абый абыйсы Рәзин белән бер көнне туй итә. Өлкән туганының мәҗлесенә Баек авылыннан булачак хатынын урлый да кайта. Алтынчы ноябрьдә – загс, ә җидесе – туй. Әле хәзер дә «әтчәянни» бабай җәй айларында җиргә ятып кына 7шәр чиләк җиләк җыя. Гомере буе терлекче-көтүче, тракторчы, ә хатыны Рәйсә апа колхозның төрле эшендә, җәйләрен биш балаларын рәт арасына бастырып чөгендер эшкәртәләр. Наил Әюпов кайтса кунак итеп, аның хөрмәтенә сарыклар суеп табын корган гаилә бу. Балалар исә читтә ныклап төпләнгән. Түрешкә исә кунакка кайтучылар гына.

Бәхетле нигез формуласын ачтым кебек. Гаиләдә биш баламы, унмы, икеме – берсен төп нигез хуҗасы итеп әзерләргә. Ата-ананың иң дөньяви миссиясе шул. Безнең нәсел фамилиясен йөртүче иң яшь кеше – мин. Шунда чылбыр өзелә дә. Туган нигезне сатарга да, ташларга да хакым юк. Зират – авылның үткәне. Ахирәттә туганнарың белән бергә булу – мәртәбә, минемчә. Наил абый Казанда калды, Харрас Түрешенә кайтты. Бу авылның тарту көче, ташлап киткәннәрне гафу итүе…

Гөлназ Шәмси, Мөслим

 

P.S. Язганнарым дога булып барсын. Якташлар, рәнҗеп ятмагыз. Бакыйлыкка да 2008дә, 10 ел аерманы сак­лап, берегез – 73, ә икенчегез 63 нче яшендә кинәт киттегез.


Фикер өстәү