Хәбәрсез югалмаган, сугыш кырында  һәлак булган…

Газетабызга ихластан ярдәм итәргә әзер торучы Хәтирә  Мәрданшина менә инде күп еллар хәбәрсез югалган якташларыбызны эзли.  Ни кызганыч, сугыштан кайтмаган күп кенә әти-бабаларыбызның  исемнәре-фамилияләре  дөрес язылмау сәбәпле  генә “хәбәрсез югалган”. Дөрес, аларның  күбесе  кайдадыр җирләнгән, батырлыклар да эшләнгән, әмма  мәгълүматлар хаталы булу сәбәпле, архивларда иясен таба алмый яталар. Архивта актарынулар шуны күрсәтә: документлар күп очракта кулдан гына тутырылган, яисә сугышчының медальоныннан алып язылган.  Урыс телле писерләрнең  ни дәрәҗәдә  татарча язуын, медальонга куелган язуны  үз куллары белән тутырган  күп кенә кешенең  белеме ни дәрәҗәдә булуын, язганда шартларның нинди икәнлеген чамаласак,  гаҗәпләнәсе дә юк кебек. Әмма аларның һәрберсендә  – тулы бер гаилә язмышы. Хәбәрсез югалганнарның тол хатыннары, балаларына пенсия бирелмәде. Алар һәрдаим кимсетелде.  Хәтирә ханым, гаделлекне торгызып, әнә шундый  сугышчыларны  барлый.  Бу юлы ул өч сугышчының язмышын ачыклаган.  Аларның барысы да Хәтер китабында хәбәрсез югалган дип язылган. Сәбәбе – әлеге дә баягы, исем-фамилияләрнең, мәгълүматларның  дөрес язылмавында. Документларга күз салгач, сез моны үзегез дә аңларсыз.  Әйтергә кирәк, бер генә хәреф хатасы китсә дә, Бөек Ватан сугышы турында хәбәрләр  тупланган  ОБД МЕМОРИАЛ сайты  мәгълүмат  бирми.  

 САБИРОВ БАДРЕТДИН САБИРЗЯНОВИЧ.

Информация из донесения о безвозвратных потерях

ID 410136562

Фамилия Себерзьянов
Имя Бадертин
Дата рождения/Возраст __.__.1900
Место рождения ТАССР, Чечемский р-н, п/о Ямбухтинское, Б.-Туринский с/с
Дата и место призыва Чечемский РВК, Татарская АССР, Казанская обл.
Последнее место службы 14 инж. б-н
Воинское звание красноармеец
Причина выбытия умер от ран
Дата выбытия 22.04.1945
Первичное место захоронения Польша, Щецинское воев., пов. Старгардский, Бельков, в районе, у торпедного завода, кладбище военнослужащих

Информация из документов, уточняющих потери
ID 72930487

Фамилия Себерзьянов
Имя Бадертин
Воинское звание рядовой
Причина выбытия убит
Дата выбытия 22.04.1945
Первичное место захоронения Германия, с. Бельков, южнее, 3 км, кладбище у торпедного завода
Информация из списков захоронения

ID  86101001
Фамилия Себерзьянов
Имя Бадертин
Дата рождения/Возраст __.__.1900
Воинское звание рядовой
Дата смерти 22.04.1945
Страна захоронения Польша
Регион захоронения Западно-Поморское воев.
Место захоронения г. Грыфино, ул. Войска Польскего
Откуда перезахоронен Бельково

 

НАФИКОВ ГАБДЕЛГАНИ

Информация из донесения о безвозвратных потерях

ID 72872590
Фамилия Нафиков
Имя Абдулкаши
Дата рождения/Возраст __.__.1914
Место рождения Татарская АССР, Ютазинский р-н, д. Ст. Сюты
Дата и место призыва 06.08.1941, Ташланский РВК, Татарская АССР
Последнее место службы 371 сд
Воинское звание красноармеец
Причина выбытия убит
Дата выбытия 12.01.1944
Первичное место захоронения Белорусская ССР, Витебская обл., Витебский р-н, д. Замошенцы, восточнее, 700 м

ГИМАДОВ НАЗИП КАРИМОВИЧ

Информация из медицинского документа

ID 53873085
Фамилия Гимодеев
Имя Насип
Отчество Киррилович
Последнее место службы 175 гсп
Воинское звание мл. командир
Причина выбытия умер от ран
Дата выбытия 25.08.1943
Место выбытия Украинская ССР, Харьковская обл., Чугуевский р-н, х. Веселый
Госпиталь 348 ОМСБ 58 гв. сд

Информация из донесения о безвозвратных потерях

ID 54849396

Фамилия Гимодеев
Имя Насип
Отчество Каримович
Последнее место службы 58 гв. сд
Воинское звание сержант
Причина выбытия умер от ран
Дата выбытия 25.08.1943
Первичное место захоронения Украинская ССР, Харьковская обл., Чугуевский р-н, с. Терновая

ШЕЛЕПИН КУЗЬМА ФЕДОРОВИЧ

“Шелепин Кузьма Федоровичның (1904 елгы) туганнарын эзлибез. Гаиләсенең адресы: Шепелина Мария Яковлевна, ТАССРның Олы Тархан районы, Пролей Каша авылыннан. Хәтер китабында хәбәрсез югалган булып исәпләнә.  “Кремлевец”  эзләү отряды  1132  укчылар полкының взвод командиры,   кече лейтенант Шепелин Кузьманың  1942 елның 26 апрелендә  Мосэнерго янындагы (Мәскәү өлкәсе)  Руза шәһәренең Красная урамындагы  туганнар каберлегенә җирләнгәнен ачыклады.  Туганнарын таба алмадык. Кыш көне телефон аша, туганнары җәй көне бакчачылар буларак кына яши, дигәннәр иде.  Әмма алар фамилиядәшләр генә булып чыктылар.  Тагын шул фамилиядәге бер гаилә елга бер тапкыр гына кайтып йөри икән. Әлегә аларның кем икәнлекләрен белмибез.

Бу хакта мәгълүматлар  Хәтер китабы  редакциясе базасына кертелде. Бәлки, туганнары арасында эзләүчеләр, кызыксынучылар булыр”.

Мария Сәлахиева,  “Отечество”  мәгълүмати-эзләү  үзәге хезмәткәре

“Руза район хәрби комиссариатының  1952 елда югалучылар теркәлгән  үзәк бюрога  җибәрелгән хәбәрендә 1942 елда  Руза шәһәрендәге Иваново тавында табылган ике сугышчы  турында язылган.  Бу тауда төймә фабрикасы урнашкан булган.  1941 елның 24 декабрендә  тауны  фашистлар яулап алып, фабриканы кулга төшергәннәр.  Безнекеләр Румянцево ягына чигенгәннәр. Сугышчының берсе – Шипелин Кузьма Федорович, 1904 елгы.   ТАССРның Олы Тархан районы, Пролей Каша авылында туган.  Әмма ОБД-МЕМОРИАЛ  сайтының операторы  аны мәгълүматлар базасына ялгыш  Шипейкин Кузьма Федорович дип керткән.  Ә  Шипелин Кузьма Федорович 1941 елның июлендә боерык нигезендә хәбәрсез югалган булып теркәлә”.

 

ШАРЫКИН ЕВГЕНИЙ 

“Кремлевец”  эзләү  отрядының  командир урынбасары.

Информация из донесения о безвозвратных потерях
ID 1254257
Фамилия Шипейкин
Имя Кузьма
Отчество Федорович
Дата рождения/Возраст __.__.1904
Причина выбытия убит
Дата выбытия 26.04.1942
Первичное место захоронения Московская  обл., Рузский район, г. Руза, Ивановская гора

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр дә сезгә бу сугышчыларны яки аларның туганнарын белсәгез, редакциягә хәбәр бирүегезне сорыйбыз.

 

 


Фикер өстәү