Татарстанның атказанган артисты спектакль бетәргә 10 минут кала җан биргән

Кичә Казанның Яшь тамашачы театрында Достоевскийның «Бал.Бесы» спектакле бетәргә 10 минут кала Татарстанның атказанган артисты Арсений Курченковның гомере өзелгән.

Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов актер турында үткән заманда сөйли дә алмый.

«Арсений бик позитив кеше иде. Аның белән эшләү һәрвакыт күңелле булды, һәм ул спектакльләрдә күп катнашты. Ул шат күңелле һәм юмор белән рольгә килде, бу миңа һәрчак ошый иде. Арсений ачык, игелекле кеше», — дигән Имаметдинов.

Бу Степан Верховенский ролендә Арсенийның беренче һәм соңгы чыгышы булган.

Алар хатыны белән белән беренче сабыйларын көткәннәр. Тик 42 яшендә бакыйлыкка күчкән артистка әти булу бәхетен тоярга насыйп булмый кала.

Актер Арсений Курченков белән хушлашу иртәгә, 12 октябрьдә, 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казан яшь тамашачылар театрында узачак. Бу хакта артистның театр буенча хезмәттәшләре хәбәр итте.
Артистның үлеменең сәбәбе аныкланмый.

 


Фикер өстәү