Сан артында – язмышлар

Узган атнада быелның тугыз аенда Татарстан тупланма бюджетын үтәү йомгакларына багышланган республика киңәшмәсе булып узды. Иртәгә исә Дәүләт Советы сессиясендә дә бюджет проекты мәсьәләсе карала. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин белән тупланма керемнәр күләме үсүенең әһәмияте, илкүләм проектларны тормышка ашыру һәм тулаем 2020 – 2022 елларга бюджет турында әңгәмә кордык.

– Керем темасы җәһәтеннән республика, Идел буе федераль округы һәм тулаем Россия буенча керемнәрне туплауның үсеш темплары турында сөйләп үтмәссезме? Бу күрсәткечләрнең үсүе ни өчен бик мөһим?
– Татарстан Республикасы тупланма керем күләме ягыннан беренче яртыеллык йомгаклары белән чагыштырганда үз күрсәткечләрен яхшыртып, Россия Федерациясе субъектлары арасында бишенче урынга чыкты. 2018 елның шушы ук чорындагыга карата үсеш темпы 108,5 процент тәшкил итә.

Асылда бюджетның төп функцияләре – гаилә бюджетыныкымы ул, җирле, төбәк яки федераль бюджетныкымы – теләсә кайсы бюджет өчен бер үк төрле. Аларның һәркайсы керемнәр һәм чыгымнардан тора. Керемнәрнең үсүе, әлбәттә инде, күбрәк һәм нәтиҗәлерәк чыгым тоту мөмкинлеге бирә. Безнең очракта бу – бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру, иҗтимагый инфраструктура объектларын булдыру, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итү һ.б. дигән сүз. Гади генә әйтсәк, бюджет чыгымнары – барыбызга һәм һәркайсыбызга кагыла торган әйбер ул, ә инде тупланма керемнең үсүе санап үтелгән барлык йөкләмәләрне үтәүнең нигезе булып тора. Чыгымнар темасына кагылганбыз икән, агымдагы елның тугыз аенда бюджетның чыгым өлешен үтәү турында да сөйләп үтү кирәк. Татарстан Республикасы тупланма бюджетында чыгым күләме 212,8 миллиард сум тәшкил итте. Республика бюджеты чыгымнары – 182,5 миллиард сум күләмендә. Муниципаль берәмлекләр чыгымнары исә 63,1 миллиард сум тәшкил итте.– Илкүләм проектлар Россия хөкүмәте һәм Татарстан җитәкчелегенең даими контрольлегендә тотылып килә. Шуңа күрә алар – һәркайсыбыз телендә. Без дә әлеге теманы читләтеп үтсәк, дөрес булмас. Республикабызда бу җәһәттән хәлләр ничегрәк?
– Илкүләм проектлар – Россиянең иң зур проекты, гражданлык җәмгыятен үстерү өчен җитди этәргеч, дип һич арттырусыз әйтергә мөмкин. Бу яктан темага тирәнтен кереп китәсем килми. Чөнки әлеге проектлар юнәлешләренең исемнәре генә дә аларның кеше тормышындагы барлык өлкәләрне колачлавы, ә инде проектларны гамәлгә ашыруның яшәешебез сыйфатына йогынты ясаячагы турында сөйли. Финансист буларак, соравыгызга җавап йөзеннән, саннар гына китереп үтәм. Әмма бу саннарның күпме кеше язмышына йогынты ясавын әйтеп-аңлатып торасы юктыр дип беләм.

2019 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектларны тормышка ашыру кысасында чараларны финанслауның гомуми күләме 25,7 миллиард сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет средстволары хисабына – 18,1, Татарстан Республикасы бюджеты средстволары хисабына – 7,6 миллиард сум.
Тугыз ай эчендә илкүләм проектларны тормышка ашыруга 15,3 миллиард сум акча җибәрелде, шуның 14,4 миллиард сумы тиешенчә тотылды.

Илкүләм проектлар чараларын үз вакытында хәл кылу өчен тармак министрлыкларына, аларны тормышка ашыруның нәтиҗәсен бәяләү индикаторларына ирешү зарурилыгын күздә тотып, билгеләнгән вакыт эчендә Килешүләрне үтәүне тәэмин итү кирәк.
– Агымдагы елда дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрне Бердәм бухгалтерия учеты һәм хезмәт хакын исәпләү системасына күчерүгә тукталып үтик. Әлеге чараның төп максаты нидән гыйбарәт? Нәрсәләр эшләнде инде? Нинди планнар һәм бурычлар билгеләнде?
– Бердәм системаны гамәлгә кертүнең төп максаты – республика учреждениеләрендә учет һәм хисапның сыйфатын арттыру гына түгел, бәлки республикада, планлаштырудан алып хисап төзүгә кадәр, бюджет процессының барлык этапларын үз эченә алучы мәгълүмати киңлек, ягъни акча белән эшләүнең бербөтен системасын, аның ачыклыгын булдыру өчен шартлар тудыру.

Моңа кадәр учреждениеләр һәм үзәкләштерелгән бухгалтерияләр бюджет учетын һәм хисап эшен төрле махсус программалар нигезендә хәл кылып килсә, кадрлар исәбен алып бару һәм хезмәт хакларын исәпләү кадрлар хезмәтләре тарафыннан башка системаларда башкарылса, хәзер барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр бер мәйданчыкта эшли. Шул ук вакытта учреждениеләрнең һәммәсе өчен, тармак үзенчәлекләреннән чыгып, бухгалтерия учеты һәм хезмәт хакын исәпләүнең бердәм стандартлары кулланыла.

Системаны эшләгәндә куелган төп таләпләр – электрон документ әйләнеше, башка мәгълүмат системаларына һәм электрон мәйданчыкларга туры килү һәм алар белән электрон хезмәттәшлек итү, мәгълүматны саклау һәм аны системага мәгълүматтан файдаланучылар тарафыннан бер тапкыр кертү иде.
Учреждениеләрнең бухгалтерия учетын алып баруының дөреслеген өстәмә тикшерү, системадан файдаланучыларның аңа ни дәрәҗәдә ияләшүен бәяләү өчен 2019 елның беренче яртыеллыгына фәкать бухгалтерия учеты мәгълүматлары нигезендә генә, аларны кулдан төзәтү мөмкинлеге бирелмичә, бухгалтерия хисабы формаларын җыеп карау эше башкарылды.

Алга таба тугыз айлык һәм еллык хисаплар өчен дә шундый ук чаралар үткәрү планлаштырыла. Шул ук вакытта еллык хисап өчен бу вариантны төп вариантка әйләндерү күздә тотыла.
Министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлар да үзләренең карамагындагы учреждениеләргә мөстәкыйль рәвештә әнә шундый мониторинг уздыра ала.
Моннан тыш шуңа игътибарны юнәлтәсем килә: министрлыкларга, ведомстволар һәм муниципалитетларга үз учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген, хезмәт хакын исәпләү һәм түләүне реаль вакыт режимында анализлау мөмкинлеге тудырылды.


Безнең төп бурыч булып агымдагы елның тугыз ае өчен бухгалтерия һәм салым хисабын формалаштыру, еллык хисапны тапшыруга әзерләү буенча ведомство карамагындагы учреждениеләр белән эшләүне көчәйтү кала.
– Радик Рәүфович, финанс елының икенче яртыеллыгында финансистларның төп сынавы булып чираттагы өч елга бюджет проектын формалаштыру тора. Сентябрь ахырына Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юлламасын кертте. Октябрь аенда киң җәмәгатьчелек катнашында бюджет турында закон проекты карала. 2020 – 2022 елларга бюджет проекты бүген инде нинди этаплар аша узды? Аның үзенчәлекләре турында сөйләп үтсәгез иде.
– Чираттагы өч елга бюджет турында закон проекты 23 статьядан һәм 40 кушымтадан тора. Бюджет юлламасының гомуми күләме 4098 бит тәшкил итә. Агымдагы елда Бюджет юлламасын әзерләү процессында күп кенә законнар һәм норматив-хокукый актлар эшләү таләп ителде. Бу Россия Федерация Бюджет кодексындагы үзгәрешләргә (2020 елгы бюджетлардан башлап үз көченә керә) бәйле. Үзгәрешләр җирле бюджетларга республика бюджетыннан субсидияләр, субвенцияләр, башка бюджетара трансфертлар бирү шартларына, шулай ук дәүләт һәм муниципаль бурычны җайга салуга бәйле мәсьәләләргә кагыла. Татарстан Республикасының ике законы кабул ителде, Министрлар Кабинетының утыз биш карары эшләнде. Законнар проектлары ике дәүләт телендә кертелде. Билгеләнгән тәртип нигезендә 2019 елның 7 һәм 8 октябрендә Чаллы, Арча һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә 2020 – 2022 елларга бюджет проекты буенча фикер алышуга багышланган зона киңәшмәләре узды. Документ 10 октябрьдә парламент карарларында тыңланды. Шулай ук 8 – 15 октябрь көннәрендә бюджет проекты республика Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралды. Хәзер инде төп көчне 23 октябрьгә билгеләнгән Дәүләт Советы сессиясенә (республика бюджеты беренче укылышта карап тикшереләчәк) тупларга кирәк.
Республиканың, тулаем ил бюджетының елдан-ел социаль юнәлешле булып калуын да әйтеп үтәргә кирәк. 2020 – 2022 елларга бюджет проектында беренче чиратта кирәкле һәм социаль әһәмиятле чыгымнар шул бер үк дәрәҗәдә сакланып кала. Егерменче елга планда каралган бюджетта алар чыгымнарның гомуми күләменең 70 проценттан артыграгын тәшкил итә. Гадәттәгечә, дәүләт программалары буенча чыгымнарны бүлү дәвам иттереләчәк. Инде икенче ел рәттән дәүләт программаларында барлыгы 22,6 миллиард сумлык илкүләм һәм федераль проектлар чагылыш табачак. 2020 елда капиталь характердагы чыгымнарны финанслау дәвам иттереләчәк. Республика районнары, шәһәрләренә килгәндә, хәзерге вакытта аларга җирле бюджетларны формалаштыру эшен актив төстә башкарырга кирәк.

2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы тупланма бюджетының керем өлешенә 228,3 миллиард сум акча кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 205,8 миллиард сум, кире кайтарылмый торган акчалар (субсидияләр һ.б.) – 22,5 миллиард сум.


Фикер өстәү