Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында бер ир-ат һәлак булган

Кайбыч районында сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янгын чыгып, 60 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иске Тәрбит авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кичә кич килгән. Урынга Тәрбит бистәсе янгын сүндерүчеләре барган.

Алар килгәндә ялкын агач йортны чолгап алган була инде. Янгынны сүндергәннән соң, ут белән көрәшүчеләр 60 яшьлек ир-ат мәетен тапкан. Янгынның мәйданы 39 квадрат метр тәшкил иткән.

Тәмәке тартканда саксызлык аркасында ут чыккан дип фаразлана.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү