Һава торышындагы үзгәрешләргә бәйлелектән ничек котылырга? | Табиб киңәше

Җир йөзендә яшәүчеләрнең 72 проценты һава торышындагы үзгәрешләрне авыр кичерә икән. Соңгы арада аларга аеруча кыенга туры киләдер, мөгаен. Елның-елында безне акрынлап кышкы салкыннарга әзерли торган ноябрь дә көйсезләнде быел. Кар ява, дип сөенергә дә өлгермисең, икенче көнне үк яңгыр пыскаклый. Салкыннарга ияләшәм генә дигәндә, көннәр тагын җылыта. Организм гына чыдасын!

Табиб-иммунолог Рания Төхфәтуллина сүзләренә караганда, һава торышындагы үзгәрешләргә бәйле кешеләрнең организмын сафтан чыгару өчен менә дигән шартлар бу. “Бер фасылдан икенчесенә күчеш чорында “ашыгыч ярдәм” хезмәтенә мөрәҗәгатьләр саны өч тапкыр арта. Бу аңлашыла да. Табигатьтәге кискен үзгәрешләр вакытында канда лейкоцитлар күләме арта. Гадәттә, әлеге ак кан тәнчекләре күләме салкын тигән чорда, организмга инфекция эләккәндә күбәя. Шул рәвешле һава торышы үзгәрешләренә бәйле кешеләрнең организмы көннең кисәк җылытуы яки суытуыннан җитди чирдән сакланган кебек саклана”, – ди белгеч.

Кышка аяк баскан чорда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, астмадан интегүчеләргә аеруча авырга туры килә. Аяк-куллар, арка сызлаудан тилмергән, хроник бронхит, мигрень диагнозы куелган кешеләрнең дә тынычлыгы югала. Һава торышы үзгәргәндә, иң элек кешенең башы авырта башлый. Күңел болганып, борыннан кан китәргә дә мөмкин. Кайберәүләр бу чорда аяк, кул, бил, буыннар сызлаудан зарлана. Кызып китү, йокысызлык яки аягүрә йоклап йөрү, сәбәпсез күз яше түгү, ашаган саен ябыгу кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин.

Һава торышындагы үзгәрешләргә бәйлелектән ничек котылырга?

  1. Һава торышы үзгәрү турындагы хәбәрләрне алдан күзәтеп барыгыз. Бу метеобәйлелек “һөҗүме”н җиңелчә уздырырга ярдәм итәчәк.
  2. Әйткәнебезчә, мондый бәйлелектән интеккән кешеләрнең хроник чирләре баш калкытучан була. Шуңа күрә табиб биргән даруларны вакытында эчәргә онытмагыз.
  3. Көн дәвамында талчыгу һәм стресслардан сакланыгыз.
  4. Дөрес тукланыгыз. Һава торышы үзгәргән көннәрдә җиңелчә тукланыгыз, “бушану көннәре” оештырыгыз. Спиртлы эчемлекләр, авыр эшкәртелә торган ризыклардан да баш тартырга туры киләчәк. Иммунитетны ныгыту, кан әйләнешен көйләү өчен, күпләп сарымсак, лимон һәм бал ашарга тырышыгыз. Гөлҗимеш төнәтмәсенең дә файдасы тими калмас.
  5. Витаминнар эчү, саф һавада йөрү дә файдага гына булачак.
  6. Күп кенә чирләрне җиңәргә ярдәм иткән физик эш бу очракта да ярдәмгә киләчәк.

Фикер өстәү