Сусар тешләгән хатын-кыз яшәгән торак пункта карантин кертелүен көтәләр

9 ноябрьдә Балык Бистәсе Дон-Урай авылында хатын-кызны сусар тешли. Җәнлектә котыру вирусы ачыкланган. Бу торак пунктта карантин кертү турында Указ көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары, аларны ачыклау, кисәтү бүлеге башлыгы Александр Козлов әйтте.

“Указ нигезендә, мондый очракта карантин кертелә. Бу хакта Указ чыгуын көтәбез, ул әле имзалауда”, — диде белгеч.

Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматыннан күренгәнчә, сусар хуҗабикәнең битен, кулларын тешләгән. Аннары хатын-кыз сусарны буып үтергән. “Хуҗабикә ишегалдына кергән җәнлекне ашата башлаган. Тавыкларга һөҗүм иткәч, аларны якларга теләгән ханымны сусар тешләгән. Хәзер ул табиблар күзәтүендә”, — диде Александр Козлов.

Җәнлекнең үләксәсе Республика ветеринария лабораториясенә тикшерүгә җибәрелгән. Сусар үтерелгән җир дезинфекцияләнгән. Авылдагы йорт хайваннарына вакцинация уздырылган. Барлыгы 17 мөгезле эре терлеккә, 1 атка, 1 мөгезле вак терлеккә, 9 эткә, 16 мәчегә прививка ясалган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/18/197155/

Фикер өстәү