Миңнеханов Үзбәкстанда «КАМАЗ»лар җыюны башлап җибәрә һәм эшлекле форумда катнаша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Үзбәкстанның кайбер предприятиеләрендә булачак, «Татарстан — Үзбәкстан» эшлекле форумында катнашачак һәм Президент Шәүкәт Мирзияев һәм Премьер-министр Абдулла Арипов белән ике яклы элемтәләрне үстерү турында фикер алышачак. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов Сәмәркандта авыр йөк машиналарын җыю буенча сәнәгать мәйданчыгында булырга планлаштыра. «Татарстан Президенты „КАМАЗ“ автомобильләрен җыю буенча яңа линия ачу тантанасында катнашырга планлаштыра», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Тантанадан соң Татарстан делегациясе Ташкентка юл тотачак, анда Рөстәм Миңнеханов Ташкент авыл хуҗалыгы техникасы заводында һәм «Яңа гасыр» Татарстан телерадиокомпаниясенең корреспондент пунктында булырга планлаштыра. ТНВ корпунктын ачу турындагы карар 2017 елда, татарларның җирле активы белән очрашудан соң, кабул ителде.

Көннең икенче яртысында Ташкентта «Татарстан — Үзбәкстан» эшлекле форумы ачылачак, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты катнашачак. Берничә килешүгә кул кую планлаштырыла.

Үзбәкстанда Рөстәм Миңнехановның әлеге илнең Президенты Шәүкәт Мирзияев һәм Премьер-министры Абдулла Арипов белән рәсми очрашулары узачак. Яклар Татарстан һәм Үзбәкстан предприятиеләре арасында хезмәттәшлек турында берничә килешүгә кул куяр дип көтелә.


Фикер өстәү