“Курчак” акча кыйссасы

Бу тормыш – үзе бер театр, диярсең. Курчак театры. Чаллыда 83 яшьлек бер әби 300 мең сумга якын акчасын “курчак” акчага алыштырган. Акчасы янудан куркып… Баксаң, шушы көннәрдә фатирына “социаль хезмәткәр” килеп, янәсе, әйләнешкә яңа купюралар керә, дип ышандырган икән аны. Безнең илдә акча алышынуның ничегрәк төгәлләнүен бик яхшы белү генә түгел, үзенең үк башыннан кичергән пенсионер, бәладән башаяк дип, 265 мең сумын “изге” нияттән йөрүче теге хатын-кызга тоттырган.  Ә инде алмашка алган “яңа” акчаны  – “мәзәкләр банкы” акчасын тиз генә сандык төбенә салып куйган. Берничә сәгатьтән соң аңына килгән килүен. Әмма инде Чаллы каласындагы меңнәрчә кеше арасыннан курчак театры уйнап йөрүче “социаль работник”ны бар, табып кара!..

“Әбекәйгә шуның кадәр акча каян килгән?”, “Шуның кадәр зур сумма белән нәрсә эшләргә җыенган?” дигән тозсызрак сораулар белән баш миебезне юкка тинтерәтмик. Каян килеп, кая китмәс ул акча. Өлкән яшьтәгеләр, гадәттә, үлгәч, балаларыма  артык мәшәкать ясамыйм дип, соңгы юлына акча җыя. Гомумән, карт кеше запас белән яшәргә өйрәнгән, һәм бу яшьләр өчен дә бик кирәкле, дөрес әйбер (тик, ни кызганыч, бу кадәресен булдыра гына алмыйбыз). Әбиләрнең беркатлылыгы, тиз ышануы да – безнең өчен яңалык түгел. Бу җәһәттән шәхсән үземне иң элек, “Нигә чыгаралар икән шул “курчак” акчаларны?” дигән сорау борчый. Акча – уенчык түгел ләбаса! Безгә әллә ялган акча чыгаручыларның “мәзәк”ләре җитмәгәнме?

Ә бит карап торышка чып-чын кебек тоелып торган “курчак” акча белән мәзәк хәлдә калучылар өлкәннәр генә түгел, яшьләр арасында да очраштыргалый. Моннан ике-өч еллап чамасы элегрәк Мәскәүдә берәүнең әнә шундый уенчык акчага айфон сатып алганлыгы турында хәбәр күзгә чалынган иде. Казанда да бер сыра ресторанында шундый хәл булганлыгын беләм. Укып кына да түгел, андагы бармен сөйләгәннәрдән чыгып.  “Кыштырдап торган өр-яңа акчада “Пять тысяч рублей” дигән сүзләр урынына “Пять тысяч дублей” дигән сүзләрне күргәч, авып китә яздым.  Кесәмнән үземнең биш меңлекне чыгарып, тиз генә кассага салып куйдым!” – дип сөйләп шаккатырган иде ул.

Ә инде әбиләргә килгәндә, социаль хезмәтләрдән таныш булмаган мөлаем туташ-ханымнар килсә, таныклыкларын гына булса да сорагыз, дип тагын бер кат исләренә төшерсәң генә инде…

Валентина Семенова


Фикер өстәү