Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 7 мең ишегалды төзекләндереләчәк

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча өч ел эчендә 7 меңгә якын ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Бу хакта «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру турында брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә төзелеш министрлыгы республиканың БТИ белән берлектә ишегалды территорияләрен инвентаризацияләү буенча эш алып барды. Республикада барлыгы 9 мең 626сы яхшы хәлдә», — дип сөйләде спикер.

Ул программаны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 50 млрд. сум бүлеп бирелгәнлеген искәртте. Ярмиев сүзләренә караганда, ремонт эшләрен 2020 елның апрель — май айларында ишегалларыннан башларга планлаштыралар.

«Ишегаллары территорияләрен комплекслы төзекләндерү кысаларында эшләрнең минималь исемлеге чыгарылды — бу — юл өслеген ремонтлау, ремонт яисә йортлар янында тротуар өлешен булдыру, бу кешеләр подъезддан юлга чыкмыйча, кечкенә балалар белән подъезд буена гына булса да үтеп китә алсын, ишегалды территориясе буенча яктыртуны урнаштыру яки алмаштыру, балалар зонасын урнаштыру һәм өлешчә яшелләндерү», — дип билгеләп үтте Ярмиев.


Фикер өстәү