Татарстанда ир-ат БАД өчен компенсация вәгъдә иткән аферистларга 430 мең акча күчергән

Чаллыдан өлкән яшьтәге ир-ат БАД өчен компенсация вәгъдә иткән аферистларга 430 мең сумнан артык акча күчергән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Җинаятьчеләр үзләрен прокуратура хезмәткәрләре дип таныштырган 67 яшьлек ир-атны аңа сыйфатсыз медицина препаратлары өчен компенсация тиеш дип ышандырган. Алар ир-атка пошлина, страховка һәм курьер чыгымнары өчен түләргә кирәк, дип аңлаткан.

Нәтиҗәдә, пенсионер җинаятьчеләргә 435 мең сум акча күчергән, шуннан соң алар элемтәгә чыкмый башлаган. Ир-ат шуннан соң полициягә мөрәҗәгать иткән.

Караклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

"Татар-Информ" 

Фикер өстәү