Коръән уку бәйгесендә җиңүчеләргә хаҗга юллама бүләк ителәчәк

10 ноябрьдә Карачай-Черкаста 8-90 яшьлек дистәләгән кеше «Изге Коръәнне иң яхшы укучы» республика конкурсында катнашачак. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә.

«Мөселманнар арасында иң яхшы Коръән укыган ике җиңүчегә Карачай-Черкас башлыгы хаҗга юллама бүләк итәчәк», — дип хәбәр итә Карачай-Чиркәс мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле.

Аның сүзләренчә, җиңүчеләрне ике конкурс номинациясендә катнашучыларны, ягъни Коръәнне яттан белүче профессионалларны һәм хафизларны сайлаячаклар.

Бу ике номинациядән тыш, иң яхшы Коръән укучыны алты яшь категориясендә сайлаячаклар. Аларның һәркайсында беренче, икенче һәм өченче урыннар ияләренә акчалата бүләк тапшырылачак.

Бәйгене республика мөселманнарының Диния нәзарәте оештыра.

 


Фикер өстәү