Гаиләдә көч куллануны кисәтү турында закон проектын бастырып чыгардылар

Кичә Россия Федерация Советы гаиләдә һәм көнкүрештә көч куллануны кисәтү турындагы закон проектын бастырып чыгарды.

«Фикер алышу» рубрикасындагы документ буенча дискуссиягә закон проекты маддәләрен үзгәртүгә бәйле конкрет тәкъдимнәр кертергә әзер булган барлык катнашучылар да чакырыла», диелә парламентның югары палатасы сайтында.

Документта профилактик йогынты ясау формалары сыйфатында хокукый агарту һәм хокукый мәгълүмат бирү, профилактик әңгәмә үткәрү (һ.б.) тәкъдим ителә.

Моннан тыш, документ яклау һәм суд нигезендә яклау белән бәйле күрсәтмәләрне гамәлгә кертүне күздә тота, алар көчләү корбанын үзен кыерсытучы белән элемтәгә керүдән сакларга тиеш. Шул ук вакытта, күрсәтмәләрне үтәмәгән очракта, агрессорга штраф салыначак яки административ сак астына алыначак.

Вице-спикер Галина Карелова әйтүенчә, закон проекты хакында иҗтимагый фикер алышулар 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.


Фикер өстәү