«Казның эч-башларын – 250 сумнан, ысланган казны 2500 сумга сатабыз»

Республикада авыл хуҗалыгы кооперативларының оешып эшли башлауларына озак вакыт узмады әле. Ләкин шуңа да карамастан, көчнең бердәмлектә икәненә төшенеп, уңышлары белән сөендергәннәре дә бар. Кайбыч районының Чүти авылында урнашкан “Йолдыз” кооперативы әнә шундыйлардан. Эшчәнлекләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешү белән беррәттән алар пайчылар саны буенча да республикада иң эре кооперативлардан булып санала. Аңа 252 пайчы берләшкән. Араларында биш фермер һәм 200дән артык шәхси хуҗалык бар. Без дә,  Кайбыч районына барып, әлеге кооператив эшчәнлеге белән якыннанрак танышып кайттык.    

Кемнең нәрсәсе бар

“Йолдыз” кооперативы сөт җыю һәм ит эшкәртү белән шөгыльләнә. Ул 18 авылдан сөт җыя. Ә бу – ярты район дигән сүз. Халыктан җыелган сөтне модульле заводта суытып, Кайбычтагы җыю пунктына илтеп тапшыралар.

– Безнең Кайбыч районында халыктан җыела торган сөт бәясе арзан. Ә кооператив составына кергән кешеләргә сөтләрен кыйммәтрәк бәягә тапшыру мөмкинлеге бар, – ди кооператив рәисе Рафаэль Щукин. – Әлегә аларга 19 сумнан түлибез. Хөкүмәттән субсидия алган очракта, тагын бер сумга арттыра алырбыз дип өметләнәбез.  Кооперативка кергән кешеләрнең ит урнаштыру белән дә проблемалары юк. Анысы да кыйммәтрәк бәядән алына.

https://vatantat.ru/2019/11/norlat-%d2%afz%d3%99k-hastahan%d3%99sene%d2%a3-bash-tabibyna-shtraf-t%d2%afl%d3%99t%d3%99ch%d3%99kl%d3%99r/

Берләшеп эшләүнең уңай яклары моның белән генә чикләнми.  Пайчыларга әзер продукцияне ярминкәләргә алып барып сату да күпкә уңайлырак. Болардан тыш, пай җирләре дә бергәләп эшкәртелә.

Технолог Гөлназ Щукина аңлатуынча, пайчының нинди мал-мөлкәте бар, кооперативка шуның белән керә. Кем нәрсәгә бай, дигәндәй. Кемнеңдер техникасы, икенче берәүнең – җире, тагын берсенең сыеры, аты бар, мәсәлән. Сыер дигәннән, кооператив әгъзалары әйтүенчә, Чүти авылында сыер асраучылар да күп. Кооперативка 16–18 сыер белән берләшкән кешеләр дә бар.

Берләшүнең уңай якларын кооперативка беренчеләрдән булып кергән фермер Рәмилә Щукина да яшерми. Аның атлары, сыерлары, сарыклары бар. Шулар өстенә әле 150 каз да үстергән. Үзенең сугым цехы булу да – кооперативка  зур ярдәм.

– Узган ел эшне өч фермер һәм уналты шәхси хуҗалык берләшеп башлаган идек. Хәзер инде безнең сафлар күпкә артты. Моңа кадәр итне урнаштыру өчен шактый тырышырга туры килә иде. Хәзер бу мәшәкать өстебездән төште дисәк тә була. Терлекне чалып тапшыру белән үк акчасын алабыз. Сөтне дә шушында ук бирәбез. Шәхсән минем хуҗалыктан гына да көненә 850 литр сөт тапшырыла, – ди Рәмилә ханым.

Җитештерү

Кооператив узган ел ахырында 5 млн сум грант откан. Әлеге акчага быел яз ит эшкәртү буенча модульле завод алынган. Бүген биредә колбаса ыслыйлар, пилмән, кәтлит, мантый, тулма (голубцы), берничә төрле тутырма һәм башка ярымфабрикатлар ясыйлар. Халык аеруча кулдан бөккән пилмән, кәтлитне, ысланган итне яратып ала икән. Иң мөһиме – ризыклар барысы да хәләл. Колбасаның 80 процентын – ат, 20 процентын тана итеннән ясыйлар. Җитештерелгән продукцияне ярминкәләрдә, Апас, Кайбыч кибетләрендә саталар. Тәмле һәм хәләл ризыкларны Казан белән Чуашстан республикасына да алып китәләр.

– Халыктан сорау зур. Ясап өлгерергә генә кирәк. Модульле завод аена 500 кг ит эшкәртә ала. Әлегә 300–350 килограмм гына эшкәртәбез. Казларны да шушында ыслап та, түшкәсе белән дә сатабыз. Түшкәсен – 1500гә, эч-башларын – 250 сумнан (бер комплектын), ысланган казны 2500 сумга сатабыз. Киләчәктә моны арттыру планы бар, – ди Гөлназ.

https://vatantat.ru/2019/11/%d3%99mir-%d3%99leg%d3%99-kad%d3%99r-%d3%99nisene%d2%a3-%d2%aflg%d3%99nen-belmi/

Завод ачу кешеләрне дә эшле иткән. Хәзерге вакытта биредә сигез хатын-кыз эшли. Алар да – пайчылар. Кемдер сөт тапшыра, кемнеңдер җире бар. Кооперативта исә барлыгы 15 кеше эшли.

– Без бик канәгать. Ял көнендә өйдә кала алабыз. Үз эшләребез килеп чыкса, барып килү мөмкинлеге дә бар. Узган айда 13 мең сумнан артык акча алдык. Көн саен эшләсәң, 16, 17 мең сум хезмәт хакы чыга, – ди цехта эшләүче апалар.

Минзилә Камалова әйтүенчә, аны кооператив эш урыны булу белән җәлеп иткән.

– Эшле булуыма сөенеп бетә алмыйм. Хезмәт хакыннан да канәгать. Без шәхси хуҗалыгыбызда өч сыер асрыйбыз. Сөтен монда тапшырабыз. Тайларыбыз да бар. Киләчәктә моның  белән ныклап шөгыльләнмәкче булабыз, – ди ул.

Чуашстан республикасыннан килеп эшләүче Надежда исә кооперативка пай җирләре белән кергән. Анда ул бодай, арпа үстереп сата.

– Безнең өчен иң мөһиме – җитештергән продуктның чиста, хәләл һәм сыйфатлы булуы. Барысын да үзебез ясыйбыз бит. Хәзер кибеттән дә сатып алмыйбыз. Шушыннан гына алабыз, – ди монда эшләүчеләр.

Һөнәре буенча бухгалтер Гөлназ Щукина эш барышында авырлыклар белән очрашкан.

– Әти-әнигә ярдәм кирәк булгач, гаиләм белән Казаннан күченеп кайттык. Башта авылда сәркатип булып эшләдем. Кооператив буларак берләшкәч, технолог булырга туры килде. Баштагы вакытларда авырлыклар белән дә очраштык. Иң авыры ысларга өйрәнү булды. Килеп чыкканчы шактый тырышырга туры килде. Киңәш сорарга да кеше юк, чөнки якын-тирәдә без – беренче. Киләчәктә кооперативларга кешеләрне шундый һөнәрләргә укыту мөмкинлеге дә тудырылсын иде, – дигән теләген дә җиткерде ул.

Менә шулай берләшүнең барлык уңай якларын күреп, булмаганын булдырырга тырышып яши бүген Кайбыч пайчылары.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү