Мөхәммәтшин очучылар Йосыпов һәм Мурзинны дәүләт бүләкләренә лаек булуы белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Геройлары, һава судносы командиры Дамир Йосыпов һәм икенче пилот Георгий Мурзинны дәүләт бүләкләренә лаек булуы белән котлады. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Экипаж Мәскәү өлкәсендә кукуруз басуына Airbus A321 лайнерын ашыгыч рәвештә төшереп утырткан һәм пассажирларны эвакуацияләгән вакытта күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләнде. Экипаж әгъзаларының үз эшләрен осталарча башкаруы нәтиҗәсендә пассажирларның берсе дә зыян күрмәде», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

21 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә пилотларга Россия Герое йолдызларын тапшырды. Очучыларның Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуы Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә узды.

 


Фикер өстәү