“Уңгарак барабыз, кояшка таба”. Узган атнада 200дән артык кеше утырган очкычын исән-имин җиргә төшергәч, татар егете Дамир Йосыпов әйткән бу сүзләр канатлы гыйбарәгә әверелде. Икенче көнне үк А-321 экипажы командирына “Россия Герое” исеме бирделәр. Ульяновск өлкәсендә яшәүче хезмәттәшебез Рәмис САФИН Дамирның кече ватанында булып, очучының әти-әнисе, туганнары һәм дуслары белән очрашты, моңа кадәр билгеле булмаган якларын ачты, аның тормышындагы кайбер вакыйгаларга ачыклык кертергә тырышты.
Алдан килешеп куйсаң да, шулай булмас: без килгәндә, Дамирның әти-әнисе Касыйм абый белән Минзилә апа телевизордан уртанчы улларына “Россия Герое” исеме бирү турындагы хәбәрне тыңлап утыра иде. Аларның шатлыгын бүлешергә һәм котларга дуслары, туганнары да җыелган. Озак та үтмәде, батырның әти-әнисен тәбрик итәргә шәһәр башлыгы да килеп җитте.
Бәхетле ата белән ана, улларын котларга дип, телефоннан шалтырата, ләкин Дамирның телефоны буш түгел. Ниһаять, әнисе тоташа алды. Миңа калса, Касыйм абый белән Минзилә апа нинди вакыйга булганын үзләре дә аңлап бетерми бугай әле. Өй тулы халык, танышлар да, таныш булмаганнар да шалтырата.
Минзилә апа сөенергә дә, көенергә дә белми. Күңеленә шик тә кергән. “Улымның исән калганына бер сөенсәм, бу ватык самолетны ничек түләп бетерербез икән, ул 100 миллион торадыр дип кайгыра да башладым”, – ди ул. Касыйм абый, дулкынлануын чак тыеп, улын дәрәҗәле бүләк белән котлый, “рәхмәт үзеңә” дип сүзен төгәлли.
Касыйм абый үзе дә – очучы. “Дамирны үзем белән эшкә алып йөри идем, кызыксынуы балачактан бар иде”, – дип искә ала хәзер вертолетчы.
Дамирның батырлыгын чит ил матбугат чаралары да билгеләп үтә. “Гардиан” газетасы: “Самолетны исән-сау утырткан пилот милли геройга әверелде”, – дип яза. “Нью-Йорк Таймс” язмасында: “Дамир Йосыпов 2009 елда самолетны Гудзон елгасына утырткан Америка пилоты могҗизасын кабатлады. Ул чакта капитан Чесли Салленбергер һава судносын Гудзон елгасына утыртты”, – диелә.
“Казан авиапредприятиесе” җәмгыяте генераль директоры, пилот Мөхәммәт Зәкәрҗаев та, экипаждан уңганбыз, дигән бәя бирә:
– Алар шул мизгелдә аек акыл, салкын кан белән дөрес, төгәл хәрәкәтләр ясаган. Әгәр самолетны утырткан вакытта тигезлек сакланмаса, ул икегә аерылган, янгын чыккан булыр иде.
Дамирның әтисенең нәсел тамырлары – Ульян өлкәсендәге Иске Кулаткы районының Кирюшкино авылына, әнисе Минзилә апаның исә Татар Сайманы авылына барып тоташа. Сабый чактан ук авыл тәрбиясе алып үсә ул.
Россия Герое, мәктәптә укыганда, Сызраньның үзәк мәчетенә йөри башлый. Мәдрәсә мөгаллиме – 85 яшьлек Галиулла абый ярдәме белән Коръән укырга өйрәнә. Татар иҗтимагый тормышында да актив катнаша, шәһәр автономиясе рәисе урынбасары итеп тә сайлана. Шәһәрнең Көнбатыш бистәсендә имам булып эшләргә тәкъдим итәләр.
Сызрань шәһәре мәчете имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев ул егетне Аллаһы Тәгалә шушы изге эшкә әзерләгәндер дип уйлый:
– Берзаман мине Самарага күчерү ниятләре бар иде. Шул вакытта без имам итеп тә, имам-мөхтәсиб итеп тә Дамирны калдырырга ниятләдек. Күрәсең, Раббыбыз әйткәндер: тукта әле, Илгизәр, сиңа – җәмигъ мәчете салырга, бу егеткә шул халыкны коткарырга кирәк.
Галиулла Әбдрәшитов Дамирның тырышып гарәпчә өйрәнүен, Коръән ятлавын бүгенгедәй хәтерли. Абыйсы Алимҗан: “Нинди генә вазифаны башкарса да, диннән читләшмәде, намаз укый, ураза тота“, – диде.
Сызраньда татар мохтәрияте җитәкчесе урынбасары, хакимияттә юрист та булып эшли Дамир. 2013 елда Санкт-Петербургта авиация уку йортын тәмамлап, хыялдагы һөнәрен сайлый. Кылган гамәле белән бу адымның һич тә ялгыш булмавын дәлилләде.
Самолетын исән-сау утырткан герой исә иң әүвәл пассажирларга сәламәтлек теләде:
– Зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын, сәламәтләнүен телим. Самолетта очарга беркайчан да курыкмагыз.
Россия Каһарманының үзе белән без “ватсап”та гына языштык. “Гафу итегез. Әлегә миңа журналистлар белән аралашуны тыйдылар. Бераз соңрак сорауларыгызга җавап бирермен. Әйдәгез, гаделлек булсын. Әлегә бер журналистның да сорауларына җавап бирмим. Миңа, барча элемтә – авиакомпаниянең матбугат хезмәте аша гына, дигән таләп куйдылар”, – дип җавап язды ул. Шуңа күрә аны якыннан белгәннәрдән сораштык.
Алимҗан Йосыпов, Геройның абыйсы:
– Үзем аннан дүрт яшькә өлкәнрәк булганга, Дамир күз алдымда үсте дип әйтә алам. Өч малай үстек без. Мин – иң өлкәне. Кече энем Артур ундүрт яшькә кечерәк, шуңа күрә аның турында алай әйтә алмыйм. Дамирыбыз, шөкер, төпле, яхшы белгеч булып җитеште. Бик грамоталы. Инглиз телен яхшы белә. Билгеле, үҗәт, тәвәккәл кеше булмаса, балачак хыялын тормышка ашырам дип, кабат имтиханнар биреп, 32 яшендә Богырысландагы очучылар әзерләүче училищега кермәс иде. Дөрес, анда алган таныклык Ан-2 очкычында очу мөмкинлеге генә бирә. Кайбер журналистлар миннән, ул кайда укыды соң, Богырысландамы, Петербургтамы, дип кызыксына. Богырысландагы училище – урта уку йорты гына. Дамир белем алуын дәвам иттереп, белгечлеген тагын да камилләштереп, 2013 елны Петербург югары авиация уку йортының Ульяндагы филиалын тәмамлады, зур һава корабларын идарә итү таныклыгын алды. Хәзер аңа бу таныклыгы аэропорт башлыгы булып эшләргә дә мөмкинлек бирә.
Дамирыбыз бездән, бертуганнарыннан, динебезгә аеруча ихласлы булуы белән аерылып тора. Мәдрәсәдә укуын, дини гыйлем алуын тәгаен беләм. Шулай булгач, табигый, мәчеткә йөри, җомга намазларын калдырмый. Дога укымыйча, күккә күтәрелмим, дип әйтә ул еш кына. Сызраньда яшәгәндә, шәһәрдәге татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары булып та сайланды энем. Шәһәр администрациясендә юрист булып эшләгәч, аңа бик күп милләттәшләребез хокукый мәсьәләләрдә киңәш сорап мөрәҗәгать итә иде. Кече энебез Артур Сызрань нефть эшкәртү заводында эшли. Мин үзем – полиция майоры. Шактый еллар икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсендә хезмәт куйдым. Хәзер отставкага җыенам. Әти-әниебез күптән лаеклы
ялда.
Ринад Шәрәфетдинов, Сызрань шәһәре татар милли-мәдәни мохтәрияте советы рәисе:
– Бу вакыйгадан соң Дамир белән күрешмәсәк тә, телефоннан сөйләшеп торабыз. Бу каһарманлыгын югары бәяләп, мин аны шәһәребез татар җәмәгатьчелеге исеменнән котладым. Әйе, Сызраньда яшәгәндә, ул минем урынбасарым, актив ярдәмчем иде. 2017 елда, мохтәриятебезнең ун еллыгын бәйрәм иткәндә, чакырып алып, аны Мактау кәгазе белән бүләкләдек. Әле ун көнлек ялда булса да, Сызраньга кайта алмый. Очкычны җиргә утырту буенча һаман нидер тикшерәләр, ди. Өч-дүрт көннән, насыйп булса, каһарманыбызны Казанга алып килеп, җәмәгатьчелек, журналистлар белән очраштыру ниятем бар. Мин үзем Татарстанга ел да киләм. Бөтендөнья татар конгрессы чараларында булабыз. Ел да Болгар җыенына барырга тырышабыз. Дөрес, быел Болгар җыены Сызрань Сабан туе белән бер көнгә туры килде. Шуңа күрә бара алмадым. Дамир да Болгар җыенында берничә мәртәбә катнашты. Аның беренче хатыны Әминә исемле. Ул Сызраньда яши. Монда аның Ильяс һәм Исмәгыйль исемле 2006 һәм 2007 елгы ике малае үсә. Өченчесе, 2016 елгысы Динислам исемле. Анысы икенче хатыныннан – Натальядан туганы. Нишлисең, дөнья булгач, аерылулар булып тора. Әле аларның Аня исемле кызлары да бар. Дамир Екатеринбургтан Сызраньга еш кайтып тора, улларына яхшы тәрбия бирүне изге бурычы, вазифасы дип исәпли. Әти-әни аерылса да, балалар зыян күрергә тиеш түгел бит. Бигрәк тә малайларга ата тәрбиясе кирәк. Бу уңайдан Әминәдән зар-шикаять ишеткәнем юк.
Кайбер мәгълүмат чараларында аны, имам булып та торган, дип яздылар. Коръән укый алу әле ул – имам булып эшли алу дигән сүз түгел. Динебез кушканнарны үти, ураза тота, намаз укый, корбан чалдыра, җомга намазларын калдырмый – анысын тәгаен әйтә алам. Дамирның әтисе Касыйм абзый 2017 елда хаҗда булып кайтты. Каһарманыбыз әле җыенмый шикелле.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat