Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Россиядәге илчесе белән очраша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында берничә эшлекле очрашу уздыра. КФУның Күзәтчелек советы утырышында була, чара киңәйтелгән форматта була һәм югары уку йортының 215 еллыгына багышлана. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән Миңнеханов Huawei Technologies компаниясе вице-президенты Эми Линь белән очраша. Аннары Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Микко Хаутала белән сөйләшә. Ул Татарстанга Финляндия һәм Татарстан компанияләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту өчен килгән. Финляндия һәм Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре арасында эшлекле очрашу була.

Илче белән очрашудан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына бара. Анда Татарстан парламентының бишенче утырышы ачыла. Утырышта башка закон проектлары белән беррәттән, 2020 елга республика бюджеты турында фикер алышачаклар.

Төшкә таба республика җитәкчесе Казан университетына бара. Анда Күзәтчелек советының, Гыйльми советның һәм югары уку йорты халыкара фәнни советының киңәйтелгән утырышы була. Чара югары уку йортының 215 еллыгына багышлана. Татарстан Президенты КФУ эшчәнлеге турында хисап тыңлар, шулай ук университетның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләр дип көтелә.


Фикер өстәү