Россиянең иң яхшы такси йөртүчесе Татарстаннан

Татарстан вәкиле Луиза Бәдриева «2019 елда Россиядә иң яхшы такси йөртүчесе» икенче бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүче булды. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәдриева төбәк этабында иң яхшысы булып, федераль турда чыгыш ясау хокукын яулады. Конкурсантлар барлыгы дүрт тур узарга тиеш иде — ярышлар «Сочи Автодром» территориясендә Олимпия паркында узды.

Катнашучылар Россия законнары һәм таксида куркынычсыз шартларны тәэмин итү нигезләре буенча сорауларга җавап биреп, теоретик белемнәрен күрсәтте. Сынауларның практик өлеше тиз йөрешле маневрлаштыру, бала белән пассажирлар булганда импровизацияләнгән ситуациядә үз һөнәри күнекмәләрен күрсәтү һәм иҗади конкурста үз төбәкләрен креатив рәвештә тәкъдим итәргә тиеш иде.

«Безнең Луиза Бәдриева Татарстан турында шигырьләр укыды, биеде, милли чәкчәк белән сыйлады», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Луиза Казан автотранспорт техникумын тәмамлаган, гаилә эшен дәвам итеп, ПАТПда эшләгән.

Икенче урынны — Чувашия Республикасыннан, өченче урынны Башкортстаннан катнашучы алды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/03/196377/


Фикер өстәү