Бирүчегә – күп, алучыга – аз: такси базарында вазгыять нинди? 

Соңгы елларда таксига ихтыяҗ тагын да артты шикелле. Халык аны беренче чиратта тиз һәм уңайлы булуы өчен үз итә. Тик такси йөртүчеләрнең дә проблемалары җитәрлек булып чыкты. Кем әйтмешли, ашаган белми, тураган белә. Алар әледән-әле шәһәр урамнарына чыгып, забастовкалар оештыра. Чираттагысы узган атна башында Казанда да булды. Такси йөртүчеләр нинди шартларда эшли һәм нидән канәгать түгел? Без шул хакта белештек.

«Бушка эшлибез»

Дүшәмбе көнне башкаланың берничә сәүдә үзәге тирәсендә такси машиналары җыелып, республика җитәкчелегенә үз тәкъдимнәрен җиткерде. Тагын утызлап автомобиль Җиңү проспекты һәм Ямашев урамы буенча, колоннага тезелеп, акрын тизлек белән хәрәкәт итте. Шул рәвешле алар «Яндекс» агрегаторыннан таксида йөрү тарифларын кабаттан карауны таләп итте.

Такси йөртүчеләр сүзләре буенча, әлеге агрегатор акча эшләргә комачаулык итә торган яңа таләпләр куя.

– Элек без 10 сәгать эчендә 4 мең сум акча эшли идек, хәзер ул акчаны алыр өчен 16 сәгать эшләргә кирәк. Акча эшләр өчен, машина йөртүче тизлеген кызулатырга мәҗбүр була. Аварияләр дә шул сәбәпле килеп чыга, – ди алар.

Хәзерге вакытта бер километрның бәясе тариф буенча 9 сумны тәшкил итә. Такси йөртүчеләр сүзләре буенча, бензин, машина юу, техник карауны исәпкә алганда, километрның үзкыйммәтен дә чыгармый. Моннан тыш, алар агрегаторга хезмәт хакыннан комиссия түләргә тиеш. Шуңа күрә такси йөртүчеләр акча эшли алмауларын яки гаиләләренә яхшы хезмәт хакы алып кайтып бирер өчен 16шар сәгать эшләргә мәҗбүр булуларын җиткерде.

Забастовкага такси йөртүчеләр төгәл таләпләр белән чыккан: беренче чиратта алар таксида йөрүне «счетчик буенча» исәпләүне сорый. Такси йөртүчеләр фикеренчә, бу аларга да, пассажирлар өчен дә отышлы булыр иде.

– Әлеге система ничек эшли соң: кеше такси чакырганга 100 сум түли. Һәр километрга тагын 20 сум өстәлә. Бу безгә генә түгел, ә беренче чиратта халык өчен дә отышлы булачак. Чөнки хәзер алар иртәнге һәм кичке пик сәгатендә югары коэффициент белән өч-дүрт тапкырга арттырып түли, – ди такси йөртүче Алексей.

Моннан тыш, машина йөртүчеләр «Яндекс»ның үзенең һәм таксопаркның комиссия процентын киметүне сорый. Шулай ук, алар фикеренчә, төнге тариф 20 процентка кыйммәтрәк булырга тиеш.

«Яндекс»ның матбугат үзәге «Татар-информ»га биргән аңлатмасыннан билгеле булганча, 8 апрельдән такси чакыру бәясе һәм кайбер тарифлар арткан. Мәсәлән, әгәр Казанда 9 чакрым ераклыкка бару «Эконом»да уртача – 175, «Комфорт»та 214 сум булса, 8 апрельдән алар 186 һәм 219 сумга күтәрелгән. «Шунысын искәртәбез: тарифлар таксида йөрү бәяләрен күтәрү һәм автомобильләрне карап тоту өчен чыгымнар артуны өлешчә каплау өчен үзгәртелде. Шул ук вакытта без һаман да таксиның халык өчен уңайлы һәм бәяләрнең алар күтәрә торган булуын телибез. Тарифларның кинәт үсүе сорауны киметергә мөмкин – заказлар кимегәч, машина йөртүчеләрнең дә хезмәт хаклары азаячак», – дигәннәр «Яндекс»та.

Айга… 100 мең сум

Шул ук вакытта аларның фикеренә теләктәшлек күрсәтмәүчеләр дә бар. Радик Абдуллин төрле агрегаторларда 5–6 ел эшләгән. Бүген ул шул ук «Яндекс» агрегаторында хезмәт куя.

– Мин забастовкаларның мәгънәсен күрмим. Урамга чыгу гына вазгыятьне үзгәртмәс дип уйлыйм, – ди ул. – Алар, бәяләр арзан, дисә, пассажирлар, киресенчә, хакларның югары булуыннан зарлана. Еш кына баш та тарталар. Шул сәбәпле соңгы айларда сорау да кимеде. Югыйсә пандемия вакытыннан бәяләр дә күтәрелмәде. Соңгы вакытта хәтта пик сәгатьләрендә дә коэффициентны күтәрми башладылар. Бары тик иртәнге якта гына югары бәя куела.

Чыгымнар күп, дисәләр дә, таксида акча эшләп була, дип саный Радик.

– Берничә тапкыр китеп, башка эшләрдә эшләп караган идем. Ләкин кабаттан шушында кайттым. Мин үз машинамда чыгам. Берничә ел элек арендага да алып эшләгән идем. Тәүлегенә 1600 сум түләгән чаклар да булды. Биш көн эшләп, ике көн ял итәм. Кызганыч, хәзер «атналык смена»ны яптылар. Бу машина йөртүчегә билгеле бер вакытка һәр заказдан 18,5 процентлы комиссияне түләтмәү мөмкинлеге бирә иде. Казанда бер тәүлеклек сменаны (12 сәгать) агрегатордан сатып алу 600 сум торса, атналык (7 тәүлеккә лимитсыз) – 3,6 мең сум.  Мин исә «Эконом» тарифта көненә 1500–4000 сум эшлим. Аена күп дигәндә 30–40 мең сум акча алам. Мин трассага чыкмыйм. Берничә тапкыр гына Яшел Үзәнгә, «Тура» базарына һәм «Зөя» тау шуу комплексына барганым булды.

Шулай да, Радик әйтүенчә, запас частьларга бәяләр күтәрелү хәлне катлауландырган.

– Машинаны карау авырлашты, – ди ул. – Чыгымнарның барысын да уйласаң, сәгатьлек керем бик аз кала.

Җәүдәт Ибраев ике ел элек Үзбәкстаннан күченеп кайткан. Таксида шул вакыттан бирле эшли.

– Мин Казан эчендә бөтенләй йөрмим диярлек, чөнки ул безгә файдага түгел. Бары тик аэропортка гына барам. Алай эшләгәндә отышлырак чыга. Иң күбе 100 мең сум акча эшләгәнем булды. Ләкин андый айлар бик сирәк була. Гадәттә кулга уртача 30 мең сум тирәсе керә. Машинаны да әледән-әле карап, тәрбияләп торырга кирәк. Мин һәр 10 мең чакрым узган саен машинаның маен алыштырам. Әле менә моторын каратасы бар, тәгәрмәчләрне алыштырырга кирәк, техник карау вакыты да килеп җитте. Кыскасы, бу айда миңа автомобильгә ким дигәндә 100 мең сум акча гына кертергә кирәк. Әле бу бензинны санамаганда. Үз машинаң белән йөрү отышлы түгел. Арендага алып эшләсәң, яхшырак, дип уйлыйм. Көненә 1300 сумыңны түлисең дә тынычлап йоклыйсың, – ди ул.

Контроль җитми

Шул ук вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре такси машиналары катнашындагы аварияләрнең артуын ассызыклый. Узган айда гына булган шундый очрак күпләрне тетрәндерде. «Казан – Ульяновск» трассасында «Киа Рио» машинасындагы такси йөртүчесе каршы ял полосага чыгып, фурага килеп бәрелгәнлеген барлык матбугат чаралары язып чыкты. Куркыныч авариядә алынган җәрәхәтләрдән соң 30 яшьлек шофер да, аның янында утырып барган 59 яшьлек пассажир да урында ук һәлак булды.

Таксилар өлкәсендәге хокук белгече Елена Гращенкова фикеренчә, хәзерге агрегаторлар машина йөртүчеләрне тикшерә торган структураны юкка чыгарган. Шуңа күрә бүген теләсә кем такси йөртүче булып эшкә урнаша ала.

– Эшкә алу процессы бик җиңел: кушымтаны йөкләргә дә, заказлар кабул итә башлар өчен, программада теркәлергә генә кирәк. Машина арендага бирелә. Ә йөртүченең бурычы – акчаны ике кешегә (арендага бирүчегә һәм агрегаторга) бирү. Хәзер беркем дә машина йөртүченең хәле белән кызыксынмый. «Эш бирүче»не хәтта машина рулендә утыручының җинаять кылу-кылмавы, ярамаган матдәләр куллану-кулланмавы да борчымый, – ди ул.

Хокук белгеченең фикерен Россиянең автомобиль хуҗалары федерациясенең Татарстан буенча вәкиле Рамил Хәйруллин да куәтли. Такси йөртүчеләрне берләштерүче һәм аларның эшчәнлекләрен контрольгә алучы рәсми оешма булырга тиеш, дип саный ул.

– Бу такси йөртүчеләрнең забастовкага беренче тапкыр гына чыгулары түгел инде. Күп тапкыр кемгәдер нәрсәдер җиткерергә талпындылар. Ләкин анда аз кеше катнаша һәм аларның сүзе ниндидер көчкә ия түгел. Аларның төп проблемасы – рәсми оешмалары булмауда. Бу эшне күптән башкарырга кирәк иде инде. Шулай булган очракта, такси йөртүчеләр исеменнән агрегаторлар белән билгеле бер ведомство эш йөртер иде. Ә болай алар бервакытта да теләгән максатларына ирешә алмаячак, чөнки алар таркау, һәркайсы үзе өчен генә җаваплы. Берничә агрегатор киткәч, такси базары тулысынча «Яндекс» кулына гына калды. Бу да яхшыга түгел, – ди ул.

Куркынычсызлыкка килгәндә, белгеч фикеренчә, такси йөртүчеләр машиналарын заказлар күп булсын өчен куа. Әлеге проблеманы муниципаль шәһәр таксие оештырып хәл итеп булыр иде, дип саный ул.

– Таксида хезмәт күрсәтү өлкәсе хәтта Хезмәт кодексына да керми. Мин әле дә муниципаль шәһәр таксие булмавына гаҗәпләнәм, – ди ул. – Ни өчен хөкүмәт органнары үзләренең таксиен оештырмый? Ул шул ук җәмәгать транспорты кебек эшләр иде. Барысы да – машиналар да, йөртүчеләр дә контрольдә, рәсми булыр иде. Европаның барлык шәһәрләрендә дә бар андый таксилар. Ә бездә барысы да шәхси кулларга, агрегаторларга калды. Һәм нәтиҗәсен дә үзегез күрәсез. Алар бернигә дә җавап бирми, җаваплылык бөтенләй юк, бары тик керем генә кирәк. Такси йөртүчеләр исә, акча алып кайтыр өчен, берничә смена да эшләргә әзерләр. Тик, ул-бу була калса, алар япа-ялгыз кала. Шуңа күрә такси белән хезмәт күрсәтү базарында әлегә сораулар бик күп…

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү