Мактанчык, кыланчыклар – бәхетсез кавем…

Без шактый мактанчык һәм кыланчык заманда яшибез. Социаль челтәрдә кая барганыңны, нәрсә кигәнеңне, нинди ризык ашаганыңны бөтен дөньяга чыгарып селкемисең икән, син заманнан артта калган, кешечә яши белмәгән бер мәхлук саналасың. Көндәлек тормыш-көнкүрештә дә әледән-әле ялтырап алу, булыр-булмас уңышларны күпертү, бик үк хаҗәте булмаган «уенчыклар» җыеп, шулар белән масаю, үз «важный»лыгыңны ассызыклап тору модада.

«Акыллы атын мактар, юләр  – хатынын, шыр тиле  үзен  мактар» ди татар мәкале. Мактану, үз-үзеңә артык югары бәя кую – ул гел сүзгә генә кайтып калган очракта да, фикер белдерүнең, мөнәсәбәтләрнең өметсез бер формасы, акылда артык ерак китмәгәннәр шөгыле. Акылдагы шул сайлык сәбәпле, халыкның билгеле бер өлеше андый хакыйкатьне аз гына да аңламый.  Шапырыну – чәченнән тартып, үзен сазлыктан чыгарган мәгълүм барон Мюнхгаузен төсле, үзеңне үзең үк күтәрергә алыну һәм, әлбәттә инде, көчсезлек билгесе. Көчле һичкайчан мактанмый. Көчленең көчле икәнен, уңыш-казанышларын, ул аны тирә-яктагыларга әледән-әле тукып, күрсәтеп тормаса да, күрәсе кеше күрә. Күркәдәй кабарыр хаҗәт юк, реклама кирәкми. Мактанчык исә булыр-булмас малы, тулыр-тулмас казанышлары белән даими шапырынмыйча түзә алмый. Өлкән туганда шаянрак шундый сүз дә бар бит әле: «Сам себя не похвалишь – как оплеванный ходишь», – диләр. Бу – нәкъ менә мактанчыклар шигаре инде.

Әйбер белән мактану тел белән кәперәюгә караганда да ямьсезрәк. Бала-чага бакча яшендә үк башкаларда булмаган уенчыгы белән мактанырга өйрәнә хәзер. Бераз үсеп, урта сыйныфларга йөри башлагач, кулыңда адәм рәтле смартфоның булмаса, мәктәпкә барасы да юк: тәнәфес саен чукып, мыскыллап торачаклар. Чөнки анда ярыш – кемнең гаджеты шәбрәк тә, кемнеке «отстой». Мәктәп дигәннән, без үскәндә, халык чагыштырмача тигез яшәсә дә, борын чөю барыбер юк түгел иде. Югары сыйныфларда укыган чак. Бездән аз гына өлкән бер егет кисәгенең өендә телевизоры (телевизор сирәк заман), атланып йөрергә атасының мотоциклы һәм кул сәгате бар. Бу кадәр мал-мөлкәт, күрәсең, аның телен гел кычыттырып торган. Югары пилотаж күрсәтеп, катлы-катлы итеп мактанганы истә: «Мотоциклда очып кайтып, өйгә кереп, телевизорны кабызсам, вакыт төгәл өч – сәгатьне дөресләп торасы да булмады».

Мактануның әле тагын «кыланчыклык» дигән төре бар. Сезнең «дембель атлавы» (дембельская походка) дигән сүзтезмә ишеткәнегез бармы? Армия хезмәтен тәмамлап кайткан егерме яшьлек егетнең «гражданка»дагы беренче көннәрдә үз-үзен тотышын, кыланмышларын күргәнегез бармы? Һәммәсенең дә димим, күбесенең. Нәрсә тагып, ни асып була – барысы да асылган солдат формасы әле өстә, салынмаган. Аякны җилкәдән дә киң итеп аерып атлап, гәүдәне як-якка вәкарь белән генә чайкап, дембель дигәнебез урам буйлап бара. Кыяфәт шундый: ул гүя әле кичә генә Берлинны алып кайткан. Тагын бер айдан ул, әлбәттә, башкача атлаячак. Ә әлегә масайган караш, ирәюле сөйләм: урам гына түгел, бар дөнья – аның аяк астында. Кызык кыланчыклык ул ефрейторның генералча кылануы. Андыйга тагын 90 нчы еллардагы кура җиләк төсендәге пиджак хуҗаларын да кертеп булыр иде. Муенда юан алтын чылбыр, машина ачкычы кулдан кулга күчеп тора – капитализмга керүгә барлыкка килгән кыланмышлар, «яңа урыслар» дип аталган кавем исегезгә төштеме?

Яшьрәкләрнең андый кәмитен аз-маз аңлап булганда да, акыл теше чыкканнарның кикрик кабартуын кабул итү кыен. Заманалар авыр, еллар ябык вакытларда бер авыл абзые, урам як утыргычка чыгып утырып, гелдән-гел юка чыра кисәге белән тешен каезлый, чистарта торган булган. Янәсе, ул ит ашаган. Имеш, ул хәлле, әйбәт яши. Чынлыкта ит тәмен инде күптән оныткан, еллар буе татымаган. Русча мондый кыланмышны имитация дип атап булыр иде. Пычагым да өстенлек булмаган көе өстенлегеңне күрсәтергә алыну. Бу җәһәттән әле тагын соңгы араларда популярлашкан «нищеброд» атамасы да бар. Анысы да – шул булмаган итне чокып утыру инде. Ягъни ялангач көе төрле ысуллар белән үзеңне бай итеп күрсәтергә алыну, шуннан канәгать калу.

Мисаллар җитәрлек. Рәтле торагы булмаган килеш, алагаем чит ил машинасында йөргәннәр бар, кредитка миллионнар алып, 100–150 кеше җыеп, өчәр көн туй үткәргәннән соң «доширак» ашап яшәгәннәр, кирәге бармы, юкмы, соңгы мода «айфон» эләктереп, шуның белән шапырынганнар. Аягын юрганга карап сузмаганнар  барысы да – шул «нищеброд» инде. Бу кыланмышлар, «понты» дип аталган бу ялтырау, үзеңне күтәрергә тырышу өстенә, кеше күрсен дә кызыксын, көнләшсен дип тә башкарыла. Һәм көнләшәләр дә. Андый нәрсә бүген йогышлы чир кебек. Синең интернет аккаунтыңда Төркиядә йә Кипрда төшкән селфи-мелфилар юк икән, син инде – бер мескен. Син кредит алып булса да ул тарафларны урап кайтырга, фотоларыңны шәхси сәхифәңә эләргә, гавамга күрсәтергә тиешсең. Эшкуар исеме күтәреп тә арзанлы иномаркада йөрисеңме? Димәк, син уңышлы зат, дөрес эшмәкәр түгелсең. Синең ишеләр әнә ким дигәндә кроссоверда чаба. Аңламаячаклар сине… Ә капиталистик мөнәсәбәтләр өчен, кемнәрнеңдер чиктән ашкан табышы өчен халыктагы андый кыланулар, андый эпидемия – бал өстенә май. Чөнки кешедә мөмкинлек, кирәклек бармы, юкмы, кыйммәтле товар сатыла, китә тора. Ә кичектереп түләү – «понты» дигәндә, менә дигән чишелеш.

Мактану һәм кыланчыклыкны хуп күргәннәрнең, бай булып, уңышлы булып күренергә яратканнарның башкалардан төп аермасы, ихтимал, аларның бары матди әйберләр белән генә кызыксынуында. Андыйлар җир йөзендә «рухи байлык» дип аталган хәзинәнең барлыгын белми, белергә дә теләми. Ярар, сыйныфта смартфоны булмаган бала белән берсе дә дуслашмасын, аны бер бичара санасыннар да. Рухият сабый чакта әле аңлаешлы әйбер түгел. Тик менә кырык, иллене узып та, ул өлкәне белмәү, күрмәү, күрергә теләмәүне, затсыз көе бай һәм затлы булып күренергә тырышуны ничек аңларга?  Бит булган акчаны акыллы кеше ялтырауга түгел, үсешкә, хаҗәткә тота. Акыллы затны кеше фикере дә кызыксындырмый, ул башкалар өчен түгел, үзе өчен яши.

Мактанчык, кыланчыклар – бәхетсез кавем. «Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндыра». Алар – чыра яндырып яшәүчеләр, имитация осталары. Кеше ни дияр, дип хафаланып, калтырап яшәүчеләр. Чын шәхес, акыллы кеше беркайчан да ялтырау юлы белән дәрәҗәсен арттырырга алынмый. Аның тормышта үз кыйбласы һәм дөрес кыйммәтләре була. Акыллары булган башкалар да аны нәкъ шуның өчен бәяли.

Наил Шәрифуллин

Фото: https://zen.yandex.ru/


Фикер өстәү