Тәпиләүгә калмагаек. Такси хезмәтен үзгәрешләр көтә

Сентябрьдән Россиядә, шул исәптән Татарстанда да такси агрегаторлары өчен яңа кагыйдәләр кертеләчәк. Белгечләр, әлеге үзгәрешләр такси бәяләре артуга китерәчәк, дигән фикердә. Аеруча ерак араларга сәфәрләргә бәя ким дигәндә ике тапкыр артачак, дип фаразлый алар. Үзгәрешләрдән кемнәр ота, ә кемнәр оттырачак?

Нәрсә үзгәрәчәк?

Иң зур яңалык – сентябрьдән такси агрегаторларына лицензиясе булмаган машина йөртүчеләргә заказлар бирү тыелачак. Шулай итеп, машина йөртүчеләр, таксида пассажирлар ташу һәм багаж алу өчен, рәсми рөхсәт алырга һәм медицина тикшерүе узарга тиеш була. Әлеге вакытта лицензия нибары һәр бишенче такси йөртүчедә генә бар. Законны бозучыларны зур күләмдә штрафлар көтә. Икенчедән, таксига чыгучы автомобилистларга ОСАГОны кешеләр йөртү тарифы буенча эшләтергә туры киләчәк. Ә бу исә аларның акча янчыкларын шактый юкартачак. Моннан тыш, сентябрьдән лицензияне үзмәшгуль булган машина йөртүче дә ала алачак. Моңа кадәр бу мөмкинлек бары тик юридик затларга һәм эшмәкәрләргә генә бирелә иде. Шулай ук автомобиль хуҗасының таксопаркка да рәсми төстә урнашу мөмкинлеге саклана. Яңа кагыйдәләр кертелгәч, такси машиналары башкалардан аерылып торачак. Чөнки моннан соң алар ак һәм сары төстә генә булачак. Шунысын да әйтергә кирәк: федераль һәм төбәк нормалары 5 еллык күчеш чорын күзаллый.

– Әлеге үзгәрешләр бүген таксида эшләүче машина йөртүчеләрнең 90 процентына кагыла. Һәм барысы да яңа таләпләргә туры килеп бетмәячәк. Әйтик, бөтен кеше дә ак яки сары машинада йөрмәскә мөмкин. Шуңа күрә таксига чыгучыларның бер өлеше базардан китәргә мәҗбүр булачак. Аннан соң алар арасында пассажирлар ташуга өстәмә кәсеп кенә итеп караучылар да шактый. Алар такси хезмәтеннән бөтенләй китәчәк, – ди «КОРП» җәмгыяте җитәкчесе Вероника Андриянова.

Нәрсәгә китерәчәк?

Даими рәвештә генә түгел, ара-тирә таксида йөрүчеләр дә соңгы ике-өч айда такси бәяләренең шактый өскә сикерүен сизми калмагандыр.

– Мин элек уңайлы һәм тиз булганы өчен такси хезмәтеннән еш файдалана идем. Тик май аеннан бәяләрнең артуын нык тойдым. Хәзер бик кирәк булганда гына такси чакырам. Янәдән маршрут автобусына күчеп утырырга туры килде, – ди Казанда яшәүче Гөлия Исламова.

Халык кына түгел, рәсми саннар да шуны ук сөйли. Әйтик, күптән түгел Росстат такси бәяләренең соңгы ун елда иң югары ноктасына менеп җитүен хәбәр итте. Мисал өчен, июньдә бер километр юл узу 32,53 сумнан исәпләнелә. Иң зур сикереш елның беренче яртысына туры килгән: бәяләр шунда ук 4,03 процентка арткан. 1 сентябрь алып килгән яңалыкларның да такси бәяләрен күтәрәчәгенә шик юк, дип фаразлый белгечләр.

Транспорт һәм юл төзелеше министры Фәрит Хәнифов, июльдә Татарстан Дәүләт Советында яңа законны караган вакытта, үзгәрешләр такси бәяләрен берникадәр күтәрәчәк, тик аннан соң тотрыклылык урнашачак, дип белдергән иде.

– Без таксида бер тапкыр йөрү кэшын (программа хәтере) анализлаган идек. Бу эшне 2017 елдан бирле алып барабыз. Бездә һәрвакыт такси бәяләре арта һәм кими торган периодлар бар. Казанга туристлар агыла башлагач, хаклар өскә сикерә, аннан соң тагын үз халәтенә кайта, – диде Фәрит Хәнифов.

Аның сүзләренчә, узган ел республикада 8 мең такси теркәлгән булган. Әлегә аларның 3,5 меңе генә калган.

Министр алга таба бәяләрнең тотрыклы булачагын әйтсә дә, такси йөртүчеләр аларның кисәк һәм күпкә артуын фаразлый.

– «Яндекс» бәяләрнең 20 процентка күтәрелүен әйтә, ләкин, минем уйлавымча, арту 50 процентка кадәр барып җитәчәк, – ди «Яндекс Такси» сервисы йөртүчесе Артем Кузьмин. – Чөнки сентябрьдә болай да такси бәяләре күтәрелә. Мәктәпләрдә, уку йортларында укулар башлана, юллар тыгызлана, урамнар «бөке»ләр белән тула. Моннан тыш, кайберәүләр такси хезмәтеннән китәчәк. Быел җәй бәяләр болай да артты, чөнки машиналар һәм аларга запас частьларның хаклары күтәрелде. Мин, бәлки, бу фикерне әйтергә дә тиеш түгелмендер, тик кайвакыт гаделсез бәяләр куела, дип саныйм. Кулланучы күзлегеннән караганда, бәяләр, чыннан да, бик югары. Аларга кыска гына ара узар өчен дә шактый акча чыгарып салырга туры килә.

Яңа кагыйдәләрне исә ул тыныч кабул иткән.

– Үзгәрешләр пассажирлар һәм машина йөртүчеләр өчен ниндидер уңайлыклар алып килә икән, уңай карыйм. Моңа кадәр шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр дә таксига чыга ала иде, аннан соң аларга юллар ябылачак. Монысын уңай күренеш, дип уйлыйм. Такси – минем өстәмә эшем генә. Пассажирлар йөртүнең файдасы бар, әлбәттә. Тик сентябрьдән туктаячакмын, чөнки лицензия алуны кирәк дип санамыйм. ОСАГО, техник тикшерү узу да күп акча таләп итә. Машинага да махсус тасма ябыштырасы килми.

«Максим» такси сервисының матбугат үзәге җитәкчесе Павел Стенников фикеренчә, үзгәрешләр базардан легаль машина йөртүчеләрне дә кысрыклап чыгарырга мөмкин.

– Хәзерге вакытта заказларның 90 процентын үзмәшгульләр үз машиналарында башкара. Аларга яңа закон куйган шартларны үтәү җиңел булмаячак, – ди ул. – Әйтик, моннан соң таксида эшләр өчен машина йөртүчегә такси тарифы буенча ОСАГО узарга кирәк булачак. Хәзерге вакытта Казанда сервис белән хезмәттәшлек итүче 46 мең автомобиль йөртүченең 711ендә генә мондый төр полис бар. Чөнки иминият компанияләре пассажир ташу өчен файдаланыла торган машиналарны иминиятләштерүдән баш тарта. Аларның бәяләре дә берничә тапкыр артыграк.

Павел Стенников фикеренчә, көзен рәсми төстә бары тик 700 кеше генә эшли алачак. Калганнары «соры базар»га күчәчәк. Димәк, бу – бәяләр артуга тагын бер сәбәп дигән сүз.

Һәркемнең үзенеке

Районнардагы такси хезмәтен дә белештек. Тик биредә вазгыять бераз үзгәрәк. Пассажирларны йөртү мәсьәләсендә һәркем үзенә үзе хуҗа. Аларны контрольдә тотучы да, алар белән эшләүче рәсми оешмалар да юк. Кайберләре хәтта 1 сентябрьдән кертелә торган яңалыклардан хәбәрдар да түгел.

– Безгә беркемнең бернәрсә әйткәне юк. Башка такси йөртүчеләр белән дә бу турыда сөйләшкәнебез булмады, – диде төксе генә Азнакай шәһәре эчендә һәм аның авыллары арасында пассажирлар ташучы Альбина ханым. – Мин үземә үзем хуҗа. Машинама утырам да чыгып китәм. Без теге яки бу эшне вазгыятькә карап хәл итәбез. Бензин, ягулык арта икән, димәк, такси бәяләре дә күтәреләчәк. Районда такси бәяләре узган елдан бирле артканы юк. Районда бер чакрым юл узган өчен 20 сум алабыз. Башкортстанда – 22 сум. Багаж өчен, бөтен җирдәге кебек, өстәмә хак түләттерәбез. Пассажирның зур сумкасы бар икән, ул акчасын кызганмаска тиеш.

Россия буенча пассажирлар һәм товарлар ташучы Рәсим Ибраһимов әлеге үзгәрешләрнең аны читләтеп узачагын әйтте.

– Без үзмәшгуль булып эшлибез. Лицензия дә бар, шуңа күрә моңа кадәр ничек эшләгәнбез, шулай ук дәвам иттерәчәкбез, – диде ул.

Ә менә Буа районында пассажирлар йөртүче Максим үзгәрешләрне борчылып кабул иткән.

– Такси – хәзерге вакытта минем төп табыш чыганагым. Әгәр 1 сентябрьдән таләпләр чыннан да катгыйлана икән, бер көн дә эшләмәячәкмен. Шул кадәрле акча түгеп, таксист булып йөрү миңа кирәкме? Юк, әлбәттә, – диде ул. – Бәяләр болай да бик арзан. Шәһәр буенча 70 сум. Комиссияне дә алгач, кулга 62 сум кала. Ерак араларга йөрү генә хәлне бераз җиңеләйтә. Казан, Әлмәт, Чаллы, Ульяновск, Мәскәүгә барам. Шуңа күрә, әгәр лицензия алуны, ОСАГОны такси тарифы белән ясатуны таләп итсәләр, вахтага китәчәкмен.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Бәяләр

2014 елда бер 1 км юл – 22,93 сум

2021 елда – 25, 69 сум

2023 елда – 32,53 сум

«Чек Индекс» сервисы мәгълүматлары буенча, быел беренче яртыеллыкта таксида йөрү уртача 435 сумга чыга.

 

Такси бәяләре нәрсәгә карап формалаша:

ара ераклыгы, ихтыяҗ күләме, һава торышы, линиядәге буш автомобильләр саны, торак пункт.

 


Фикер өстәү