Сак булыгыз: буран һәм бозлавык булачак

Кары күренмәсә дә, суыгы бар, дип йөри идек. Якын көннәрдә кары да, бураны һәм бозлавыгы да булачак. Синоптиклар сүзләренә караганда, атна башында һава температурасы җылытып, аяк асларын җебетеп җибәрәчәк. Республикада юеш кар, буран һәм көчле җил көтелә.

Гидрометеорология үзәге белгечләре әйтүенчә, чәршәмбе күп итеп кар явачак. Бу көнне һава температурасы көндез 3 градуска кадәр җылытачак, ә төнлә -5 булачак. Пәнҗешәмбе исә көн тагын да ныграк җылытачак. Терекөмеш баганасы 4 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, ди синоптиклар. Җомга исә табигать шартлары көйсезлеген күрсәтәчәк. Бу көнне һава температурасы сигез градуска кадәр төшәчәк. Кар һәм көчле җил көтелә. Ялларга исә көннәрнең тагын да ныграк суытып җибәрүе ихтимал. Атна ахырына республикада 18 градуска кадәр суыклар булачак.

Мондый һава торышы беренче чиратта машина йөртүчеләр өчен куркыныч, дип кисәтә республиканың дәүләт автоинспекция белгечләре. Юеш кар һәм көчле җил аркасында бозлавык буласын фаразлыйлар. Шунлыктан автомобиль йөртүчеләргә аеруча сак булып, хәрәкәтне кызулатмаска, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска киңәш итәләр. Шәһәр читенә чыгудан да мөмкин кадәр тыелып торырга, юлда исә игътибарлы булырга кирәк.

Бозлавыкта машиналар йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә сак булырга туры килә. Кабаланмаска, ашыкмаска кирәк, ди алар. Җайлы-җайсыз егылып, аяк-кулларны сындыру куркыныч да бар бит. Шулай ук машина йөртүчеләргә дә комачаулык итмәсеннәр иде, дип киңәш итә ЮХИДИ хезмәткәрләре.

– Җәяүлеләр болай да алар өчен ясалган кичүләрдән генә чыгарга тиеш. Ә мондый көннәрдә аеруча сак һәм игътибарлы булырга туры киләчәк. Светофорны карап, җәяүлеләр кичүендә генә чыгарга рөхсәт ителә. Яныгызда балалар булса, аларны кулыгыздан ычкындырмавыгыз сорала. Моннан тыш, киемдә караңгыда һәм начар һава шартларында ерактан ук күренеп тора торган утны кире кайтаручы махсус элемент булса, тагын да яхшырак, – ди алар.

Тормыш булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин. Күңелсез очракларның юлда да очравы бар. Андый вакытларда 88435333888 телефонына шалтыратырга кирәклеген искә төшерә белгечләр.

Шулай ук һава торышына сизгер кешеләргә дә сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга туры киләчәк. Табигатьнең болай “уйнаклап” торуы кан басымы, йөрәк авырулары булган кешеләргә начар тәэсир итәргә мөмкин.


Фикер өстәү