Лениногорскиның балалар сәнгать мәктәбе укучысы Бөтенроссия конкурсында җиңде

Шушы көннәрдә Мәскәүдә «Леонардо» — «Выиграй путешествие своей мечты»… Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре исемнәре билгеле булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Крылов Матвей — Лениногорскиның М.Х. Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучысы (Укытучысы. Э.С. Толстова) 7-10 яшьлекләр төркемендә җиңүче булды һәм 100 000 сумлык сертификат иясе булды.

Аның Мәскәүгә беренче сәяхәт мотивлары буенча иҗади композициясе төбәк һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә профессиональ жюри игътибарын яулады.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү