“Сыйфатсыз булса – яңадан эшлисез!”

Татарстан Президенты “Безнең ишегалды” проектын тормышка ашыручыларны алдан ук кисәтеп куйды: һәр эшкә җаваплы карарга кирәк!

– Бу – бик тә мөһим, зур эш. Әлеге программага ниндидер акция итеп кенә карарга ярамый. Бар эшне сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп башкарырга кирәк, — диде ул шимбә көнне Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә. — Әлеге проект республика өчен зур казаныш булачак. Шуңа да эшне башлаганчы һәр детальне яхшылап уйларга, белгечләр табарга, башкаларны өйрәтергә кирәк. Әгәр башкарган эш сыйфатсыз була икән – кабаттан эшләргә туры киләчәк.

Инде хәбәр иткәнебезчә, 2024 елга Татарстанда 6772 ишегалдын тәртипкә китерәчәкләр.

Беренче эшләр 2020 елның апрель-май аенда башланачак. Иң башта бөтенләй асфальт юлы булмаган урыннар, аннан соң балалар мәйданчыксыз җирләрне төзекләндерә башлыйлар. Төзекләндерү күп фатирлы йортлар янәшәсендәге ишегалларына кагыла. Республиканың күп кенә районнарында мондый җирләр бар. Әлеге программага Әлмәтнең Төзүчеләр проспектындагы өч йорт янәшәсендәге ишегалды да эләккән.

– Бездә болай да ел саен диярлек йорт тирәләре тәртипкә китерелә. Үзебездә эшләүче зур сәнәгать оешмалары матди ярдәм күрсәтә. Тик нигәдер алар безнең йортларга килеп җитә алмый иде. Ниһаять, без дә төзек ишегалдын күрәчәкбез, – ди Төзүчеләр проспектындагы 9 нчы йортта яшәүче Нәсимә Гыйззәтуллина.

Ә менә Казанның Залесная урамындагы бер йортында яшәүче Наилә Насыйбуллина исә үзләренең ишегалларын рәтләп төзекләндермәсләр дип борчыла. Моннан берничә ел түрәләргә яза торгач, аларның йорт тирәсен идарәче еошма төзекләндерә башлый. Әмма әллә нинди зур эш башкара алмыйлар. Бер утыргыч белән, балчык тутырылган ике тәгәрмәч куеп китәләр. Утыргычына чиратлап утыралар, тәгәрмәчтә гөлләр үсә икән. Әле яшеллек булсын дип берничә каен белән чыршы да утыртып биргәннәр. Әмма Наилә апа моның белән риза түгел. Ул картайган көнендә оныклары белән матур ишегалдында ял итмәкче.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү