Татарстанда өлкән яшьтәге ир-ат киленен пычак белән яралап үтергән

Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге ир-ат килененә пычак кадаган. Ул киленен хәмер кулланудан туктата алмаганга җинаять кылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразлаганча, 65 яшьлек Флер Кашаповның улы һәм килене озак вакытлар спиртлы эчемлекләр кулланган. Начар гадәте аркасында ир-атны хастаханәгә салганнар. Шуннан соң пенсионер килене янына килеп, аны эчүдән туктарга үгетли башлаган. Шул чакта Кашапов хатынның күкрәген пычак белән яралаган. Яраланган хатын шунда ук үлгән.

Ир-ат полиция һәм табибларны үзе чакырткан, аларга барысын да сөйләп биргән.

Флер Кашаповка «кеше үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Тикшерү вакытында ир-ат СИЗОда утырачак.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү