Татарстанлылар 31 декабрьдә ял итәчәк

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр итте. 

Исегездә булса, Рөстәм Миңнеханов елның соңгы көнендә ял итү-итмәү мәсьәләсен халык белән бергәләп хәл итәргә тәкъдим итеп сәхифәләрендә язган иде.

«Миңа 31 декабрьдә ял итәргә кирәк дип күп язалар. Әмма андый чакта шимбә көнне, 28 декабрьдә, эшкә чыгарга туры киләчәк. Тавыш бирегез, уйлашырбыз», – дип язды ул «Инстаграм»дагы сәхифәсендә.

Бүген иртән ул яңа пост урнаштырды: «Сораштыруда катнашучыларга рәхмәт белдерәм — бүген карарга кул куйдым — 28 декабрьдә эшкә чыгабыз, 31ендә ял итәбез.
Республика территориясендәге барлык оешмаларны да кушылырга чакырам. Якынлашып килүче Яңа ел белән!» — дип язган ул.


Фикер өстәү