Татарстанда һава торышы үзгәрә

22 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген республика территориясендә явым-төшемнәр көтелми. Әмма төнлә юлларда көчле бозлавык булачак дип кисәтә синоптиклар.

Көндез һәм төнлә һава температурасы -4…-9 градус булачак. Республиканың көнбатыш, көньяк-көнбатыш районнарында җылырак, ә көньяк-көнчыгышында салкынрак булачак.


Фикер өстәү