Әтнә районы башлыгы «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде

Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Халыклар Дуслыгы ордены, IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены иясе Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовны «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу медальгә бик сирәк шәхесләр генә ия булды. Мәртәбәле шәхесләр арасында район башлыгы да бүләкләнү — Әтнә районы халкы өчен зур горурлык.

Әйтүе генә җиңел, кеп-кечкенә Әтнә районында менә шундый мәртәбәләргә ирешү, халкыбызның көнкүрешен яхшырту өчен ни дәрәҗәдә тир түгеп, халыкка хезмәт итәргә кирәген Габделәхәт Гыйлемхан улы үзе генә белә, ә нәтиҗәсен халык күрә.

«Әтнә таңы»

 


Фикер өстәү